Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
җәмгыять
10 декабрь 2019, 12:05

Канны ничек тазартырга?

Башыгыз еш авыртса, хәлсезлек тойгысы тәнегездән китмәсә – бу сезнең каныгыз пычранганлыгы билгесе.

Моның сәбәбе – дөрес тукланмау, сәламәт тормыш рәвеше алып бармау, организмыгызның картаеп баруыннан булырга мөмкин. Авыртынулардан котылу өчен тиз арада каныгызны тазартырга кирәк. Моның бик арзан һәм җиңел ысулы бар. Ул түбәндәгечә.
Чистарыну өчен 1 стакан салкын су, 5 тамчы йод, 1 аш калагы бал, 1 аш калагы алма серкәсе (аны виноград серкәсе белән дә алыштырырга мөмкин) кирәк булачак.

Әлеге ингредиентларны бергә кушып, көненә икешәр стакан күләмендә ай буена эчәбез. Беренче стакан иртәнге 6да эчелә, аннан соң көндезге 12гә кадәр ашарга ярамый. Икенче стаканны кичке 10да эчәбез һәм аннан соң бөтенләй ашамыйбыз.

Әлеге кушылманың тәме бик шәп, ул җимеш сутын хәтерләтә. Аның ярдәмендә сез лимфа системасын, канны чистартачаксыз, организмыгыздагы матдәләр алмашынуын җайга салачаксыз, баш авыртуыннан, салкын тиюдән котылачаксыз.
Чыгынак: "Тулпар" журналы
Читайте нас: