Кама таңнары
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
10 декабрь 2019, 21:09

Николо-Березовкада Яңа ел чыршысын ачу тантанасы үтте

Яңа елга әзерләнеп, безнең район бу көннәрдә күзгә күренеп матурлана. Һәрҗирдә предприятиеләр биналары һәм территорияләре иллюминацияләр белән бизәлә.

Бүген Николо-Березовка авылында үзәк район мәдәният йорты каршындагы мәйданда Яңа ел чыршысын ачу тантанасы үтте.


Николо-Березовка авыл советы авыл биләмәсе башлыгы М.Солтанов авыл халкына туачак яңа елда уңышлар, бәхет-шатлыклар теләде.


Район үзәгенең төп мәйданы төрле төстәге утлар белән балкый. Кыш бабай, күптөрле әкият персонажлары кунаклар белән төрле уеннар, конкурслар оештырдылар. Чыршы ачу тантанасына килгән кунаклар чыршы тирәсендә Яңа ел турында җырлар җырлап, әйлән-бәйлән уйнады, яңа ясалган боз тавында шуды. Аеруча балалар актив булды.

Читайте нас: