Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
10 декабрь 2019, 12:55

Прививканы вакытында ясатыгыз!

Агымдагы елның 11 аенда грипп һәм кискен респиратор авырулары белән район үзәк дәваханәсенә 6213 кеше мөрәҗәгать иткән.

Бу район халкының 23,4%ын тәшкил итә. Былтыргы шушы чор белән чагыштырганда 29%ка (4391 кешегә) күбрәк. Чирләүчеләрнең күбесе - балалар (70 %).
Краснокама районында ел саен сезонлы гриппка һәм ОРВИга каршы комплекслы чаралар күрелә. Шуларның берсе – вакцинация. Бу - кешене әлеге чирдән саклаучы бердәнбер чара.
2019-2020 елгы эпидемия сезонына халыкның 45%ына яисә “хәвеф төркеменә” кергән 12390 кешегә прививка ясау планлаштырылган.
Бүгенге көнгә безнең районга 11309 доза кайткан, 8991 кешегә яисә халыкның 34%ына прививка ясалган. 45% халыкка җитсен өчен, тагын 1081 доза аласы калган.
Читайте нас: