Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
10 декабрь 2019, 18:05

Радий Хәбиров: ел башыннан алып 2600 гомерне саклап калдык

Юл-транспорт вакыйгаларында, судагы үлем очраклары, суицидлар, алкоголь суррогат белән агуланулар кимүе нәтиҗәсендә республикада барлыгы 2600 кеше гомерен саклап калуга ирешелгән. Бу хакта 10 декабрьдә БР Дәүләт Җыелышына булган Юлламасында Радий Хәбиров хәбәр итте.

«Арытаба да һәр кеше һәм аның сәламәтлеге өчен көрәшәчәкбез. Моның өчен югары технологияле медицина белән тәэмин ителү кирәк. Шуңа күрә без шәһәр һәм район дәваханәләренә иң заманча техника сатып алабыз. Ул техниканың һәрчак эштә һәм сафта булуын тикшереп торабыз. Белорет шәһәре дәваханәсенә, башкаланың 13 санлы хастаханәсенә, онкология диспансерына, ашыгыч ярдәм дәваханәләренә компьютер томографы, МРТ аппараты, ангиограф кайтардык», - дип сөйләде Радий Фәрит улы.
Читайте нас: