Кешеләр дә монда итәгатьле,
Хәл сорашып, сәләм бирәләр.
Мохит бит үзе мәрхәмәтле,
Шуңа күрә нурлы иртәләр.
Кошлар сайрый өзеп үзәкне,
Таң чыгында алар коена.
Шифалы хис чорный йөрәкне,
Сихри наз күңелгә сыена.
Кышын кышлап, язын язлап,
Саф һавада үтә һәр көнем.
Җәен җәйләп, көзен көзләп,
Сихәт ала җаным һәм тәнем.