Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
11 декабрь 2019, 17:20

Хәрефләрнең кемгә зыяны тигән?

Гөлнара ГыйлемхановаЖириновскийның алфавиттан "ы" хәрефен алып бәрергә тәкъдим итүе, аптыратып кына калмады, ә әллә бу депутатларның бөтенләй эше беткән инде дип, чираттагы тапкыр уйлап куярга бер сәбәп булды.

Шулай булмыйча, эш белән мәшгуль кеше шундый юк-бар белән булашып утырамыни? Хәер, Владимир Вольфовичның сәер тәкъдимнәре белән халыкны аптыратып куя торган гадәте бар инде аның, күптән түгел ул тәмәке тартучыларны чирле кешеләр дип танырга һәм тәмәкене алырга тиешле белешмәләр булган очракта гына сатарга дигән тәкъдим кереткән иде. "Ирония судьбы, или С легким паром!" фильмын тыярга кирәк, дип чыгыш ясавы да халык арасында ризасызлык тудырды. Владимир Вольфович үзе исә бу тәкъдимен әлеге кинода туктаусыз эчү белән бәйли. Имеш, фильм начар гадәтләр сеңдерә. "Ирония судьбы…"ның ничә ел дәвамында безнең халыкның иң яраткан нәфис фильмнарының берсе икәнлеген исәпкә алганда, инде ничә буын эчкече булып китәргә тиеш булыр иде?! Әйтерсең лә бездә башка киноларда бокал күтәрмиләр! Хәер, Жириновскийның, кем әйтмешли, тузга язмаган тәкъдимнәре бу гына түгел әле. Ул шулай ук бер заман Җинаять кодексы буенча ун яшьтән җавапка тарттыра башларга кирәк кирәк дип игълан итте. Монысына әле берәр ничек аңлатма биреп тә булса, җенси мөнәсәбәтләргә норматив кертү тәкъдимен ничек аңларга? ЛДПР җитәкчесе бу турыда «әзрәк булган саен – яхшырак» диде һәм партия әгъзаларына елына өч-дүрт тапкыр якынлык кылу белән хушланырга тәкъдим итте. Халык моны, чын сөйлиме, юриме – аңларга да җитешмәде, Владимир Вольфович инде менә «ы» хәрефенә бәйләнде.
"Ы" операциясе
Аныңча, бу хәреф бер европа телендә дә юк, ул безгә монголлардан торып калган, «бу тамак өне белән сөйләшү хайваннарга гына хас» диде ул. Жириновский сүзләренә караганда, "ы"ны балалар әйтә алмый интегә икән, моны дәлилләп, ул үзенең улы белән булган хәлне сөйләде, имеш урысча «там мышка» урынына улы «там мишка» дип йөгереп килгән икән. Нинди аю булыр, дип Җириновский аптырауга калган…
Хәер, бу – "ы"га каршы бер дә җитди аргумент түгел һәм, миңа калса, европа илләрендә юк дип кенә, инде кулланышка ныклап кергән, алфавитта ныклы урыны булган хәрефне алып ташлау – ахмаксызлык. Урыс телендә дә, башка халыклар телендә дә "ы" хәрефе бик күп сүз төзүдә катнаша. Владимир Вольфович әйкәнчә, "ы"ны "и "хәрефе белән алмаштыру бик күп аңлаешсызлыклар китереп чыгарачак. Беренчедән, шул ук рәсми документлар, исем-фамилияләр, авыл-шәһәрләрнең исеме, елга-тау атамалары һәм башкалар. Сырдарья, Сызрань, Хатынь, Надым, сыр, мыло, пыль, язык урынына Сирдарья, Сизрань, Хатин, Надим, сир, мило, пиль, язик дип сөйләшү кемгә кирәк? Бу чираттагы буталчыкка сәбәп кенә булачак.
Әйткәндәй, Җириновскийның тәкъдимнәре арасында да күңелгә хуш килгәне бар, мәсәлән, ул илдәге чиновникларга акыл кимәлен тикшерә торган тест үтүне кертергә кирәк, дип чыгыш ясаган иде. Менә монысы белән чыннан да килешергә мөмкин, халык ил белән ни тиклем акыллы кешеләр идарә итүен белергә тиеш…
«Ё» башыннан кичкәннәр
Рус алфавитында «утны-суны кичкән» тагы бер хәреф бар – ул «ё» хәрефе. 1783 елда кулланышка кергән бу хәрефне әле кирәкми дип кулланыштан чыгаралар, әле кире кайтаралар. Бүген рәсми рәвештә ул тулы хокуклы хәреф булса да, аны кулланучы юк диярлек. Билгеле булуынча 1783 елга тиклем әлеге «ё» урынына «io» кулланыла. Русия фәннәр академиясе утырышында Петербург фәннәр академиясе директоры, княгиня Екатерина Дашкова «io» өнен бер яңа хәреф -«ё» белән алмаштырырга тәкъдим итә. Ул «иолка» сүзен, аның яңача «ёлка» булып язылышын мисалга китерә. Ә Николай Карамзин исә үзенең яңа китабын чыгарганда, «ё» хәрефен беренче тапкыр куллана, аның бер шигырендә «слiозы» сүзе яңача – «слёзы» булып языла. Күпләр өчен ике хәреф «io»ны язып торганчы, «ё» җиңелрәк күренә һәм ул бик тиз кулланышка кереп китә.
Миңа калса, «ё»ны кулланмау бер дә телне хөрмәт итмәүдән түгел, ә бары тик әлеге хәрефнең язар өчен катлаулы булуындадыр. Башка хәрефләрне без бер хәрәкәт белән язсак, биредә кулның өч тапкыр хәрәкәт итүе таләп ителә, башта без «е»не язабыз, аннары ике тапкыр аның өстенә нокта төртәбез. Ә менә «ё»урынына «е» куллануын орфографик хата дип әйтүчеләргә, 1952 елда чыккан (авторлары - К. Былинский, Н.Никольский) «Матбугат хезмәткәрләре өчен орфография һәм пунктуация буенча кулланма»ны искә төшерәсе килә, анда исә акка кара белән : «ё хәрефе басмада гадәттә е хәрефе белән алмаштырыла» дип язылган. Дөрес, искәрмәләр бар, әгәр дә «ё»ны «е» белән алмаштыру сүзнең дөрес укылмавына китерә икән, бу очракта «ё»ның үзен язарга кирәк, шулай ук аз кулланыла торган таныш булмаган сүзләрдә «ё» хәрефе үзе язылырга тиеш. Тагы да кече яшьтәге балалар китапларында, белешмә һәм орфография буенча китапларда , һәм башка махсус әдәбиятта «ё» хәрефе үз урынында кала, «е» белән алмаштырылмый, диелгән.
Менә инде ике йөз елдан артык «ё» хәрефен куллансак та, аңа алмаш эзләүдән туктамыйлар. Әлеге дә баягы шул катлаулыгы аркасында, аны төрле елларда скандинавия халыкларындагыча ö, ø хәрефләре, греклардагыча ε хәрефе белән алмаштыру тәкъдимнәре була, ә 1960 елда , «ё» урынына ę, ē, ĕ хәрефләре тәкъдим ителә. Әмма аларның берсе дә кабул ителми: «ё» урынында кала. Әлеге хәрефне бигрәк тә машинкада җыючылар яратмый, чөнки элекке машинкаларда «ё» бөтенләй булмый, һәм аны язар өчен башта «е» не язып, аннары куштырнаклар ярдәмендә әлеге төрткеләрне ясарга туры килә. Бу, билгеле ки, артык эш, мәшәкать. Шулай ук компьютерлар барлыкка килгәндә дә, әлеге хәрефкә игътибар булмый, диярлек, иң тәүге компьютерларда ул бөтенләй юк, ә соңгыларының клавиатурасында аның урыны башка хәрефләр белән бергә түгел, әллә кайсы почмакта тора. Хәер, алфавита «ё»дан башка да уңайсыз хәрефләр бар, әйтик «коерыклы ш», ягъни – щ, «кыска и», ягъни – й. Аларны да, башка хәрефләр кебек бер генә хәрәкәт белән язып булмый, ике тапкыр хәрәкәт ясарга кирәк. Әмма «ё» ны язгандагыча, өч түгел.
- Әгәр дә «ё»ны мотлак рәвештә язуны кертсәләр, укучылар аның төрткеләрен төшереп калдырмас өчен игътибарны шунда юнәлтеп, башка сүзләрдә хата җибәрүе бар. Бу беренчедән. Икенчедән, «ё» урынына «е» язуны без хатага санарга тиеш булачакбыз. Бу хаталар белем дәрәҗәсенең күрсәткече түгел, ә бары тик игътибарсызлыктан гына булачак. Мин моңа каршы, мәгариф өлкәсендә реформалар болай да җитәрлек, «ы», «ё»лар белән дә башны катырмасыннар әле, аннан бер файда да юк. Үзегез уйлап карагыз, «ы» хәрефен алып бәреп, күпме уңайсызлыклар килеп чыгуы мөмкин. Бездә шулай катлаулы сораулар җиңел-җилпе хәл ителә дә, аннан күпме зыян күрелә, - ди шәһәрдәге мәктәпләрнең берсендә 20 еллык тәҗрибәсе булган урыс теле һәм әдәбияты укытучысы.
Әйе, реформаторлар җитәрлек. Алар арасында алфавитны 27 хәрефкә кадәр кыскартырга кирәк диючеләр дә бар. Әмма, миңа калса, һәр яңалыкны керткәнче ныклап уйларга кирәк, югыйсә аның каш төзәтәм дип, күз чыгару кебек килеп чыгуы бар.
…Гадәттә, батырларга һәйкәлләр куялар. «Ё» хәрефенә Чувашияда, Пермь, Мәскәү, Чиләбе, Калининград шәһәрләрендә һәйкәл куелган. 2005 елда Ульяновск шәһәрендә дә шундый ук һәйкәл куела. Мин, кызганычка каршы, аның авторын да, сәбәпләрен дә белмим. Бәлки, ике йөзьеллык яшәү дәверендә бик күп кичерергә туры килгәне өчен аны таш һәйкәл белән билгеләп үтәргә булганнардыр?
Читайте нас: