Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
җәмгыять
11 декабрь 2019, 15:20

Путин 31ен ял көне итә аламы?

Русия Президенты Владимир Путин 31 декабрьне ял көне итү тәкъдименә карата фикерен белдерде.

Ил җитәкчесе ассызыклавынча, мондый карар кабул итү өчен вакыт аз калган. Ул бу хакта Гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча совет утырышында белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.
- Хәзер инде декабрь уртасы, Яңа ел бәйрәмнәре якынлаша. 31 декабрь уңаеннан ничек булачагын әйтә алмыйм. Мондый төрдәге карар кабул итү өчен вакыт бик аз. Әмма мин сезне ишеттем, — дигән Владимир Путин.
31 декабрьдә ял көнен гамәлгә кертү турындагы закон проекты Дәүләт думасына 28 ноябрьдә кертелгән. Аңлатма язуында билгеләп үтелгәнчә, тәҗрибә күрсәткәнчә, 31 декабрьдә, әгәр бу көн эш көненә туры килсә, хезмәткәрләр үзләренең хезмәт функцияләрен тулы күләмдә үтәми, чөнки Яңа елга әзерләнәләр.

Читайте нас: