Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
11 декабрь 2019, 22:50

Солдат сугыш сайламый

Бүген Николо-Березовка мәктәбе укучылары өчен музей хезмәткәрләре тарафыннан «Солдат сугыш сайламый» дигән тематик чара оештырылды.

Ул безнең заманда сугыш авырлыкларын күрүчеләргә багышланды. Балалар алдында Чечен Республикасында барган хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар: Ришат Ваһапов, Олег Мухин һәм Александр Егоров чыгыш ясадылар.
Бүгенге датаны Чечняда булган ир-атлар аеруча якын күрә. Бу көн аларга һәлак булган иптәшләре турында истәлек, хәтер буларак кадерле. Бу хакта үзләре бик сөйләп бармасалар да, «кайнар нокта»ларда булганнарның йөрәгендә сугыш тәэсире һаман да чыңлый.
Бу көнне хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар Әфганстанда һәм Чечен Республикасында һәлак булган краснокамалылар хөрмәтенә куелган обелискка чәчәкләр салды.
Читайте нас: