Кама таңнары
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
11 декабрь 2019, 17:23

Сугыш белән "очрашуга" әзерләнеп булмый...

Чечен Республикасындагы хәрби хәрәкәтләр элеккечә бөртөрле генә бәяләнми. Ә менә иң куркынычы шул – анда илебезнең меңләгән сугышчылары һәлак булды, меңләгән кешеләр хәбәрсез югалды. Шул егетләр арасында якташларыбыз да бар иде…

Бүген бу сугыш турында кычкырып сөйләшү кабул ителмәгән, чөнки кичереш һәм югалтулардан яралар төзәлмәгән, аннары ул чакта бу республикада булган вакыйгаларны аңлавы да кыен. Әмма Николо-Березовкада яшәүче Ришат Ваһапов икенче чечен кампаниясендә катнашу турындагы истәлекләре белән бүлешергә ризалашты.
Ришат Ваһапов тумышы белән Аскын районыннан, шуңа күрә армиягә шуннан китә. Бөре медучилищесын тәмамлаган 21 яшьлек егет эчке гаскәрләргә эләгә, хезмәтен Нальчик шәһәрендә башлый.
Аны частьта яңа килгән солдатны белемнәрен күбрәк практикада куллануга җәлеп итәләр.
Күрәсең, яхшы медицина хәзерлеге аны Чечняга җибәрү сәбәпләренең берсе була да – 2001 елның апрелендә, хезмәте тәмамланырга ярты ел калгач, солдаттан, хезмәт итәргә барасыңмы дип, сорыйлар һәм ул, башка бик күпләр кебек, «Әйе!» дип җаваплый.
Ришат хезмәтен Грозныйда авырулар һәм яралыларны эвакуацияләү буенча бүлек командиры вазифасында дәвам итә. Ул вакытта контртеррористик операцияне үтәргә частьтан 96 солдат китә. Кызганычка каршы, барысына да әйләнеп кайту насыйп булмый…
- Акылым белән сугышка баруымны аңлый, медицина эшчесе буларак психологик яктан бөтен нәрсәгә әзер идем. Шулай да сугыш белән «танышу» бөтенләй көтелмәгәнчә һәм куркыныч булды. Грозныйдагы базага килеп биш минут үттеме-юкмы ата да башладылар. Шунда ук ярчык тиеп яраланган солдатка булышырга туры килде. Сугышны күрергә ничек кенә әзерләнсәң дә, аның белән күзгә-күз очрашырга барыбер әзер булмыйсң икән, - дип бүлешә фикере белән Ришат Фәрзәтович.
Аңлашыла ки, аңа медицина белемнәрен көн саен кулланырга туры килә, чөнки ул сугышчы да, медик та була. Кеше барысына да күнегә дигәндәй, тик менә яшь кенә егетләрнең кулларында җан бирүе аның өчен иң куркынычы була.
Ә менә чираттагы операция вакытында, солдатларыбыз колоннасы утка тотуга эләккәч, биш егет өчен Ришат чын коткаручыга әйләнә – ул аларны ут астыннан алып чыга һәм гомерләрен коткарып кала. Ул вакытта Ришат үзен ниндидер батырлык кылдым дип уйламый, чөнки ул аны гадәти хәл итеп кабул итә. Һәм хәтта командование рәхмәт белдергәч һәм бүләкләүгә тәкъдим итүләрен әйткәч, бик ышанып та бармый.
- Теге егетләр белән һаман да аралашабыз, бәхеткә, алар ул чакта бишесе дә исән калдылар. Грозныйда хезмәтебез тәмамлангач яңадан Нальчикка кайттык, шуннан демобилизоваться иттек. Өйгә кайтып күпмедер вакытлар узгач, хәрби комиссар килеп «Батырлык өчен» медален тапшырды. Медаль алуым көтелмәгән хәл булды, ул сугыш «кайтавазы» инде, - дип сөйли Ришат Фәрзәтович.
Ришат Фәрзәтовичның сугышларда чарланган медицина белеме дә сугыш кайтавазына әйләнә - 2007 елда Краснокама үзәк дәваханәсенең ашыгыч ярдәме хезмәтендә өлкән фельдшер булып эшли башлагач, белемнәре аңа бик ярап куя. Иң куркыныч юл һәлакәтләрендә фельдшер каза күрүчеләргә һөнәри салкын канлылык белән ярдәм итә – сугышта алынган җитди медицина практикасы, оештыру сәләтләре үзен сиздерә.
2015 елдан Ришат Ваһапов ашыгыч ярдәмдә эшләми, ләкин медицинаны ташламаган.
Читайте нас: