Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
җәмгыять
11 декабрь 2019, 14:30

Туган якка ешрак кайтыгыз

(Рәис Нәбиуллин)Кулларымны канат итә алсам,Очар идем туган авылыма.Бәбкә үләнле урамны буйлаганда,Очрар кебек бала чагым да.

Өсән елга буйларына төшсәм,
Баштан кичә бала чакларым.
Дусларым белән кояшта янып,
Ярыша-ярыша балык тотканым.
Райман тавына барып иртән,
Табар идем таныш җиләк акланын,
Җиргә чалкан ятып, чәчкә исе иснәп,
Күзләр идем болытлар акканын.
Тыңлар идем кәккүк тавышын да,
Илһамланыр идем кошлар сайраудан.
Ак каенны кочагыма кочып,
Арыныр идем сагышларымнан.
Һич кулларым канат була алмый,
Туган якларга кайтабыз сирәк,
Кеше гомере - мизгел, тиз үтә шул,
Туган якка ешрак кайтырга кирәк.
Читайте нас: