Илебезнең әлеге төп законы Русия демократик, хокукый федератив дәүләт дип игълан итте, гражданлык җәмгыятенең асыл кыйммәтләрен - шәхес хокукларын һәм ирекләрен хөрмәт итүне, халыкларның тигез хокуклылыгын раслады.
Шушы уңайдан Арлан авылында тантаналы чара үтте. Башта линейка булды, аннары 5нче сыйныф укучылары Русия Конституциясе тарихы турында сөйләде. Укучылар илебезнең төп законының структурасын һәм эчтәлеген искә төшерде. РФ гражданнарының хокуклары һәм бурычлары, гражданлык төшенчәсе турында фикер алыштылар.