Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
12 декабрь 2019, 15:20

Син әле дә минеке түгел

(Радик Әхмәтханов)Син әле дә минеке түгел, Күктә инде йолдызлар кабынды. Сине таләп иткән серле күңел, Төннең сихри пәрдәсен ябынды.

Кочагымда, назда эрисең син,
Татлы хыялларда очасың,
Кулларымның назын тоясың син,
Шуңа шашып, үбеп кочасың.
Син әле дә минеке түгел,
Сине ай саклый, китмәгән.
Тыя мине синең яклы күңел,
Ашыкма, вакыты бит җитмәгән.
Кочагымда изрәп йоклыйсың син,
Сөю чаткылары атмый күзеңнән,
Нинди сихри төшләр күрәсең син,
Серле елмаю китми йөзеңнән.
Син әле дә минеке түгел,
Кояш инде төшкә авышкан.
Юкка ярсыма әле, дәртле күңел,
Йөрәкләребез бит кавышкан.
Күзләреңне үбеп уятам да,
Сихри назга күмәм тәнеңне.
Күпме яндым сөю утларында,
Татыр өчен синең тәмеңне.
Читайте нас: