Зариманың бала чагында чакырылган кунак өчәр көн кунып ятыр иде. Күрше авылдан булса бер хәл, авылның аръягыннан килеп тә, өчәр көн кунып ятсыннар инде! Хәзерге яшьләргә сөйләсәң, һич ышанмаячаклар, алар түгел, үзең үз күзләрең белән күреп тә, күз алдына китерүе авыр. Иркенлеккә күнектек бит хәзер. Мең төрле сәбәп тапсак табабыз, өйдән чыкмаска ант иткәнбез.
Гаиләсендә иң өлкән кеше буларак, изге күңеле белән ата-ана йоласын тергезү нияте белән җыйды да инде бүгенге дүрт буын кунакларын Зарима. Тәбикмәген, бәлешен пешерде, токмач басып, итле ашын кайнатып куйды. Заманчарак кыйланып, пилмәне белән “Оливье” салатын да эшләргә иренмәде.
Гөрли бәйрәм өстәле. Шунысы кызганыч, газиз анасы карынында канына сеңгән, алардан мәңгелек мирас булып калган туган телендә бармый шул табында аралашу. Юк, юк, табындагы бердәнбер оныгының бианасы икенче милләт кешесе булганга түгел. Күптән инде аның үз балалары да ана телендә аралашмый.
Белмим, сәбәбе нидәдер, балалары белән сөйләшкәндә ул үзе дә, рус телен вата-җимерә булса да, алар артыннан калышмаска тырыша. Ә бит авылдан шәһәргә күчеп килгәндә, ике баласы түгел, үзе дә ипи-тозлык кына аңлый иде русчаны. Хәтерендә, балалар бакчасында бер сүз белмәгән балаларын көчләп рус теленә өйрәтергә куштылар. Бәлки, ана теленең кыйммәте шул вакытта югалгандыр да?
Ничек булса да, күнегелгән көнкүреш дәвам итә. Хуҗабикә буларак, беренче сүз аңа бирелде. Яңа ел котлауларына кушып, бүгенге табында беренче буын кешеләре булып саналган олы кодагыйларына рәхмәт сүзләрен дә җиткерергә онытмады Зарима. Балалары язмышында бик күп киртәләр узарга туры килсә дә, серләре уртак булды аларның.
Табынның икенче буын кунаклары - үз кызы белән кияүе, оныгының бианасы - марҗа кодагый. Өченче буын кунаклары булып оныгы белән кияүе һәм кияүнең үз улы белән килене килгән. Дүртенче буын бүгенге табындагы иң бәхетле җан ияләре, үзенең дә, олы кодагыеның да оныкачлары. Зарима, җылы сүзләренә кушып, әзерләнгән бүләкләрен дә өләшеп чыкты.
Бер-бер артлы котлаулар, бүләк бирешүләр китте. Сүз марҗа кодагыйга җитте. Котлау сүзләрен кодагый улыннан башлады. Улы гаиләсенә изге теләкләрен теләгәч: «Улым, өйләнгәч, син мине бөтенләй ташладың. Улың тугач, минем өчен синең һәрвакыт вакытың юк. Онытма, мин сине берүзем тәрбияләп үстердем бит», - дип, яшьләнгән күзләрен сөртә-сөртә, өстәп куймасынмы. Улы әнисенә күтәрелеп кенә карады да: «Мам, не начинай!» - дип, алдында утырган улын ашатуын дәвам итте.
Мондый борылышны көтмәгән кунаклар гына бер-берсенә карашып алды. Тормышта, бигрәк тә балалары язмышында ачы тәҗрибәләре зур булган ике олы кодагыйның күзләре очрашты. «Бәхеткә чыдый алмый», - ди иде алар.
Эшне тирәнгә җибәрмәс өчен нидер эшләргә кирәк иде. Шулвакыт каршыда утырган олы кодагый: «Ой, мороз, мороз, не морозь меня!» - дип сузып җырлап җибәрмәсенме. Кеше арасында түгел, үз йортында хәтта мыгырданып та йөрмәгән хатынына күтәрелеп кенә карады да, олы кода да хатынына кушылды. Шулай кирәк бугай дигән кебек кенә яшьләр дә җырны күтәреп алды.
Җырдан соң биюгә күчтеләр, тагын котлаулар дәвам итте. Марҗа кодагый да тынычланып, башка кунаклар белән шаярып, көлеп утыра башлады. Кем белә, бәлки, шулай кирәктер. Икенче милләт кешесе бит, ә без татарлар эчтәгесен йотарга, кешегә күрсәтмәскә күнеккәнбез, шулай гомер иткәнбез.
Зариманың балаларының үсмер чаклары үзгәртеп кору чорына туры килде. Урта белем алып, кызы да, улы да укуларын техникумда дәвам иттеләр. Зариманың да, иренең дә эш урыннарына үзгәртеп кору җилләре кагылмады. Эш белән, талонның озын чиратларында торып гомер узганын сизми дә, күңелле генә яшәп яттылар.
Яшьлекләре авылда узган, саф хисләр белән яралган беренче мәхәббәт тойган әти-әниләре, баларының шәхси тормышы белән кызыксынып караганнары да булмады. Тамаклары тук, өсләре бөтен, укулары әйбәт бара, бик канәгать иде алар балаларыннан. Балалары язмышына каты үзгәрешләр керткән булган икән ул «перестройка» дигән каһәр суккыры.
Өченче курсны бетергәндә олы кызының биш айлык авыры барлыгы беленде. Туачак баланың әтисе дә билгеле түгел иде, әллә чын, әллә алдады, көчләделәр, диде кызы. Аяз көнне яшен сукса да, бу кадәр авыр булмас иде, шулкадәр авыр кичерде Зарима кызының алдануын. Таныш-белеш алдында аның ояты ни тора! Хәзер генә ул телевизордан да минем никахсыз туган берничә балам бар дип, мактанып утыралар. Әхлак юк, оят юк. Мондый хәлне кичергән гаилә анасы буларак, алар өчен гарьләнеп: «Сез бит күпме балаларны ятимлеккә дучар итүчеләр», - дип аларны тиргәп утыра Зарима.
Чи иткә ут капмый диләр бит, кызының кыз баласы туып, инде монысына гына күнегеп киләләр иде, улы алты айлык корсаклы рус кызын ияртеп кайтты. Бала газиз бит инде, монысының да тәрбиясезлегенә күз йомып, тиз генә марҗа кодагыйларны чакырып алып, никах укытып алдылар. Аларның да кызлары туды.
Оныклар җылысы Заримага яшәргә көч бирде. Күз алдында йөргән сабыйларның һәркөн алга баруын күреп, җайлы гына язмышына күнекте, ә ире биреште, кайгысын басарга уйлапмы, эчәргә сабышты. Тиргәп тә карады Зарима ирен, аңлатып та, эчүдән туктатырга җаен таба алмады. Улы да авырлыкларга сабыр кеше булып чыкмады, күрәсең, ул да эчештереп кайта башлады. Хатыны белән дә тиргәшүдән башы чыкмады. Башка чыгарып та карадылар, аерым яшәүнең дә файдасы булмады. Бер ел да аерым яши алмадылар - килене бөтенләй аерылып кайтып китте.
Ире, эчкән көе эш урынында фаҗигагә юлыгып, вафат булды. Бер бөртек агармаган чәче калмады Зариманың бу кадәр кайгылардан. Төнлә торып та, иртәнге кояш нурларын өләшкәндә дә картинәсе өйрәтеп калдырган догаларын укып, Ходайдан сабырлыклар, булган гөнаһларына ярлыкаулар сорап елады.
Ишетте аны бер Ходае, кызы тормышка чыгып, яхшы гына яшәп китте. Кияү дигән кеше, бер өйләнеп аерылган булса да, бик төпле, акыллы иде, тиз йөгәнләде иркенлектә йөреп күнеккән яшь хатынны. Баланы да үз исеменә яздырды. Бала да тиз генә "әти" дип өйрәнеп китте.
Беренче хатыныннан туган улын да ул үзе тәрбияли иде. Кодагый булган кешеләр үз балалары кебек кабул иттеләр аларны. Иң нык куанычлысы шул иде Зарима өчен. Балалар болганышып алганда, сабыр гына уздырып җибәрә белделәр.
Дүрт ел башын кая куярга белми бәлтерәп йөргән улы да бер авыл кызы белән танышып, бергә яши башладылар. Килененең кешелектән чыгып барган улыннан кеше ясаганны күреп шаккатты Зарима. Яратуы чын булдымы, шундый изге җанлы баламы ул, торыр урыны юк, фатир өчен килгән дисәң, бернигә мохтаҗ түгел. Әти-әнисе ныклы, бер бөртек кыз!
Улы үзе сайлаган һөнәре буенча эшкә урнашты, үз баласына ничә еллар түләмәгән алиментын түли башлады, баштарак кунакларда сыйланып кайтырга ярата иде, уллары тугач, анысы да кимеде. Бу мәҗлестә улы гаиләсе була алмады, килене оныгы белән улы эшләгән шәһәргә китте.
Иртән торып аякка басканчы Ходайга рәхмәт укый Зарима, кич ятканда балаларына изге теләкләрен юллый. Аларның тормышларына кысылып, бик барып та йөрми, чакырсалар бара, кирәк булса, булыша. Аның фикеренчә, балалар ата-анага матур яшәүләре белән бурычларын түләргә тиеш, кайгы-хәсрәт күрсәтмәсеннәр, - аның өчен шул җитә.
Марҗа кодагыйның улына үпкәләп утыруы бер дә дөрес түгел. Бала бит дөньяга үзе сорап тумый, аны ана тудыра, шуңа да ана бар нәрсәгә сабыр булырга тиеш. Нишләр иде икән марҗа кодагый, улы баласын, хатынын тәрбияләп утырыр урында, урамда эчеп йөрсә, анысы да бар бит аның. Җавапсыз сораулар болай да күп, бик эчең пошса, күрмәмешкә салыш. Ялгыз канатлыларның күңеле китек, Зариманың үз башыннан кичкән язмышы, үпкәләр кешең юк, түгәрәк бәхетеңне саклый белмәгәч.
Аралашудан канәгатьлек алып куанган Зариманың кунаклары әкренләп таралышты. Яңа елның беренче сәгатьләре тукылдый… Олыгая барган саен елларның һәр көне кадерләнә икән. Менә тагын бер елга йомгак ясалды дип, никтер уфтанып алды Зарима, юылган табак-савытын сөртә-сөртә. Агалы-сеңелле кебек үскән оныклары, никахлашып, Заримага оныкачлар алып кайтырга да җитештеләр. Кияү балакай рус, килен кеше мари милләтеннән булса да, «үзләренә ошагач» дигән фикер астында тагын телен тешләп сабыр итәргә туры килде күпне күргән нәнәй кешегә. Нишлисең, гаилә язмышлары ил язмышлары белән бергә атлаганлыгын вакытында аңлаган булса, аның балаларының язмышлары да, бәлки, икенче юллардан киткән булыр иде, үзе дә дүрт буын арасында онытылып барган ана телендә аралашыр кеше эзләп, юксынып утырмас иде бүген. Үзең бирәлмәгәч, әллә ниләр көтеп утырып булмый шул...
Алыштыргысыз туган теленә булган мәхәббәтен изге күңелле нәнәй күп милләтле гаиләсен токмачлы ашы, бәлеше белән сыйлап куана алуына да бик шат. Соңгы елларда кайдадыр күңеле түрендә, билгесез урында сер булып сакланган соравына, ата-анасы мирасын эзләп өзгәләнгән җанының җавап табып тынычланганын тоеп, елмаеп куйды нәнәй Зарима.