Кама таңнары
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
14 декабрь 2019, 06:49

Башкорт теле уңаеннан республикада бик күп чаралар үтәчәк

14 декабрь - Башкорт теле көне - республика Башлыгы Радий Хәбиров указы белән башкорт телен саклап калу, ярдәм итү һәм үстерү максатларында быел рәсми кабул ителде. Документка ярашлы, Башкорт теле көне ел саен мәгърифәтче-шагыйрь Мифтахетдин Акмулланың туган көнендә билгеләнәчәк.

Бөтендөнья башкортлары корылтае Башкарма комитеты башлангычы белән Башкорт теле көне 2016 елдан бирле үткәрелә. Агымдагы елның җәендә Уфада узган V Бөтендөнья башкортлары корылтаенда республика Башлыгы Радий Хәбиров форум делегатларының Башкорт теле көнен ел саен үткәрү тәкъдимен хуплады.
Башкорт теле көне алдыннан бөтен республика буенча башкорт телен таныту һәм популярлаштыру чаралары старт алды. 2 декабрьдән социаль челтәрләрдә “Асылташ” интернет-марафоны бара, анда яшь авторлар һәм җәмәгатьчелек фикере лидерлары башкорт телендә шигырьләр укыйлар.
Иртәгә Башкорт теле көненең төп чаралары: мәгърифәтче-шагыйрь Мифтахетдин Акмулла һәйкәленә чәчәкләр салу, Башкорт дәүләт педагогия университетында башкорт теле һәм әдәбияты республика ачык дәресе үткәрү.
Республика башкаласының сәүдә үзәкләрендә мәгълүмати-мәгърифәтчелек чаралары оештырылачак. “Мега”, “Ультра”, “Башкирия-Лайфстайл" үзәкләрендә теләүчеләр башкорт биюе дәресләрен, башкорт телен өйрәнү өчен мобиль кушымталар һәм Башкортстан Башлыгы грантларына тормышка ашылучы проектлар презентациясен карый алачак.
Бәйрәмнең концерт өлешендә КВНның башкорт командалары, этно- һәм рок-төркемнәренең чыгышы көтелә, кечкенәләр өчен “Балалар театры” мәйданчыгы оештырылачак.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/millt/Irt-g--Bashkort-tele-k-ne-38937/
Читайте нас: