Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
15 декабрь 2019, 21:45

«Харчок»ны хәзер танырлык та түгел

Нефтекама шәһәрендә «Якты күл» территориясен төзекләндерделәр. Ул «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектына ярашлы тормышка ашырылган.

Монда юл-сукмак челтәре барлыкка килгән, яктырткычлар куелган, балалар мәйданчыгы төзелгән. Күл янындагы тукталыш видеокамералар, мобиль телефоннарга, гаджетларга көч җыю өчен USB-порт һәм башка заманча технологияләр белән җиһазландырылган.
“Интеллектуаль тукталыш”ка шулай ук әлеге тукталыш аша үтүче автобусларның расписаниесе язылган сенсорлы табло да куелган. «Якты күл» скверында да төрле гаджетлар өчен розеткалар һәм USB-порт белән җиһазландырылган алты «акыллы эскәмия» барлыкка килгән.
Агач «тротуарлар» буенча күл тирәли йөрергә була. Ике як ярны басма тоташтыра. Биредә шулай ук сәхнә төзегәннәр. Анда җәй көне төрле чаралар һәм, әлбәттә, концертлар үтәчәк.
Фото: ПроНефтекамск
Читайте нас: