Кама таңнары
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
15 декабрь 2019, 20:31

Зират березовкалылар өчен генә

Николо-Берёзовка авыл советы депутатлары зират проблемасы белән җитди шөгыльләнергә булды, чөнки ул тулып килә. Һәм тиздән нефтекамалыларны Николо-Берёзовкада түгел, ә березовкалыларны Кутлинкада күмә башларга мөмкиннәр.

Саннар авыл зиратында күмелгәннәрнең 60%ының гына Березовка пропискасына ия булуын күрсәтә. Ә Николо-Берёзовка зиратында 333 урын гына калган һәм аны киңәйтергә мөмкинлек юк.
- Шуңа без совет һәм авылның хөрмәтле кешеләре кергән попечительлек советы әгъзаларының утырышын җыйдык һәм шунды карар кабул иттек: Николо-Берёзовка зираты хәзер березовкалылар өчен генә. 1940 елга кадәр туган кешеләргә, авылдан күптән киткән булсалар да, искәрмә бирелә. Шулай ук Советлар Срюзы геройларына «ташлама» бирелә. Калганнар,Березовка пропискасы юк икән, чит була һәм авыл зиратына күмелергә тиеш түгелләр, - ди авыл биләмәсе башлыгы Марсель Солтанов.
Читайте нас: