Кама таңнары
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
16 декабрь 2019, 12:39

Израиль – зур каршылыклар иле

Нефтекама шәһәрендәге «Киокусинкай спорт федерациясе» оешмасы спортчылары өчен узып баручы ел вакыйгаларга бай булды. Япониягә барудан тыш (бу хакта язган идек инде), спортчылар Израильдә үткән Европа чемпионатында катнашты. Бу сәфәрдән алып кайткан тәэссоратлары белән алар шулай ук теләп бүлеште.

Спорт яратучы ил

«Киокусинкай спорт федерациясе» җитәкчесе Андреян Адылшинның спортчылары мондый эре ярышларда беренче тапкыр катнашкан, Израильгә дә беренче кат барулары булган, шунлыктан сәяхәтләре иксез-чиксез хис-кичерешләрдән генә торган.
Беренчедән, ярышларның югары дәрәҗәдә оештырылуы ошаган аларга. Спортчыларны анда Телль-Авив аэропортында көтеп торганнар, яшәү урыннары булган Бат-Ям шәһәренә озатканнар һәм ярышлар үткән Ришон-ле-Цион шәһәрендә бик җылы каршылаганнар. Ә бит спортчылар барлыгы 15 илдән килгән.
Ярышлар үзләре дә югары дәрәҗәдә үткән. Моның сере, мөгаен, илдә төрледән-төрле ярышларның еш оештырылуындадыр, израильлеләр бу эштә, кем әйтмешли, шомарып беткән. Шуңа крүә Европа чемпионатын да җиңел һәм табигый уздырганнар.
Ә инде Русия җыелма командасы составында чыгыш ясаучы спортчыларыбыз Злата Адылшина, Анастасия Захарова һәм Дарья Сальникова каратэ буенча Европа Чемпионатында икенче урыннарны алганнар, Семен Ковшов та сынатмаган.
Илдә футбол һәм баскетбол киң таралганнар, алар буенча ярышлар бик еш уза.
Дине өчәү, җире берәү

Дөньяның сәяси картасында нибары 1949 елда гына барлыкка килгән Израиль планетадагы иң яшь дәүләтләрнең берсе булып тора.
Шулай булуга карамастан, яһүдләр биредә Библия чорыннан ук яшәгән, христианлык 2000 ел элек үк барлыкка килгән, мөселманнар Иерусалимны өч изге шәһәрнең берсе итеп саный. Статистика буенча, халыкның 75%ы - яһүдләр, 17%ы - мөселманнар, 2%ы – христианнар. Болардан тыш, башка дингә караучы кешеләр дә бар.
Әйткәндәй, Африкадан күчеп килгән кешеләр дә яһүдләр булып киткән – яһүдләрчә итеп үрелгән чәчле кара тәнле кешеләрне урамда еш очратырга мөмкин.
Илнең бик дини булуына Нефтекама спортчылары да инанган. Аеруча Иерусалимга барганнан соң.

Бүген Иерусалим – Израильнең башкаласы, ә борынгыда ул Яһүдләр патшалыгының башкаласы булган. Аңлашыла ки, мондый тарихлы шәһәр үзенчәлекле энергетикага төренгән – анда, спортчылар әйтүенчә, мең ел элеккегә, урамнардан Иисус Христос үзе йөргән чакларга кайткан кебек буласың.
Риваятьләр буенча Иисус газаплы үлем кичергән урыннарга бару бу тәэсирне көчәйтә генә.

Бүген, мәсәлән, анда туристик маршрутлар Иисус Христосның тәрегә кадакланганчы йөртелгән урыннары буенча төзелгән. Шуңа күрә диндарларга бу маршрут нык көчле йогынты ясый. Ахырда инде Изге җанның табуты храмын күрсәтәләр. Изге язмалар буенча, ул Иисус Христос тәрегә кадакланган урында төзелгән. Биредә ел саен Пасха көнендә ут тартыш церемониясен үткәрәләр.
- Бу урында тарих баса кебек, хисләр тулыша, йөрәк дөп-дөп тибә башлый. Кайберәүләр шулкадәр хисләр ташкынына түзәлми, Храмга кергәч аңнарын югалтучы кешеләрне күрдек. Бу анда гадәти күренеш икән, мондый хәлләрдә булышыр өчен табиблар һәрчак кизү тора, - дип бүлешә хис-тойгылары белән спортчылар.
Елаш дивары да аларга нык тәэсир иткән – бу яһүдилекнең иң изге урыннарының берсе. Ул Храм тавы авышлыгында урнашкан. Диварның озынлыгы 480 метрдан артыграк. Дивар янында яһүдләр генә түгел, мөселманнар һәм христианнар да дога кыла. Әйткәндәй, ирләр һәм хатыннар аерым дога кыла, ханымнарга бәләкәйрәк урын бүленгән. Һәр дога кылучы үтенече язылган кәгазь кисәген дивар ярыкларына тыгарга тырыша. Моның өчен җитезрәкләре хәтта дивар буйлап өскә менә, һәм менә монысы читтән мәгънәсез күренә. Күрәсең, теләкләре ишетелсен өчен шулай тырышалардыр. Гомумән алганда, анда кичергәннәрне әйтеп тә, язып та бетерерлек түгел, анда ипләп кенә сыктыйлар да, җирдән тәгәри-тәгәри акырып елыйлар да, башларын җиргә бәрәләр дә...
Шәһәрнең визит карточкаларының берсе – Иерусалимның иң матур архитектура һәйкәлләреннән саналган Купол Скалы мәчете. Ул Храм тавында Аль-Акса мәчете янында урнашкан. Ул пәйгамбәр күкләргә ашкан тауны саклый.

Шундый тарихи объектлары белән шәһәр борынгыга алып китә һәм озак кына шуннан җибәрми тора.
Анда барысы да кушылган

Һәм бу дингә генә кагылмый. Израильдә үзеңне син төрле дөньяларда, төрле вакытларда булгандай тоясың. Бер яктан, тирә-якта тарих, икенче яктан, үсешкән технологияләр, суперзаманча биналар, аеруча Телль-Авивта. Бер яктан заманча киетләр тезелеп киткән урамнар, ә бераз баргач соңгы мең елда бернәрсәсе дә үзгәрмәгән гарәп кварталына эләккәндәй буласың. Ә ихатада 21 гасыр икәнен яшьләрнең кулындагы планшетлар гына хәтерләтә.
Анда урамнар да бер-берсенә охшамаган. Берәүләрендә бик чиста һәм тәртип, алары, мөгаен, төп, үзәк урамнардыр, ә менә кечерәкләрендә чүп тә аунап ята, караңгы да. Әйткәндәй, кайбер шәһәрләрдә урамнар буталчык, адашып калуың да бар, ә инде ул рус телен белмәүчеләр кварталы булса, җитди проблема туачак.
Заманча кибетләр дә каршылыклы – берселәрендә чиста, пөхтә булса, икенчеләрендә үзеңне сәвит заманындагы сельпо кибетенә эләккәндәй хис итәсең.

Сәвит заманы дигәндәй, Израильдә руслар күп яши. Һәм анда рус телен күпләр, хәтта яһүдләр белә. Хәтта Европа чемпионаты инглиз, яһүд һәм рус телләрендә узган! Тагын да анда русча гәзитләр чыгаралар, димәк, сорау бар.
Икмәк хакын беләләр

Израильдә бәяләр арзан түгел. Нефтекамалыларны, мәсәлән, иткә хаклар аптыраткан – аны килограммын мең ярым сумга саталар. Колбасалар да кыйммәт.

Безнең чут белән икмәк дә кыйбат тора анда – буханкасын 150 сум белән саталар. Күрәсең, анда ипинең чын бәясен аңлыйлар, аның авыр хезмәт белән үстерелүен беләләр. Әлбәттә, илдә су белән проблема барлыгы турында кычкырып сөйләмиләр, ләкин яңгыр суын җыялар, суны сакчыл тоталар.
Ә менә зәйтүн агачы илдә әйбәт үсә. Аларны электән махсус утыртканнар, дип сөйлиләр, ә хәзер таралуын ничек туктатырга белмиләр.

Мандарин, әфлисун плантацияләре дә күп анда – җимешләр рәхәтләнеп үсә. Шуңа күрә кибетләрдә җимеш һәм яшелчәләр чагыштырмача арзан, һәрхәлдә бездәгедән очсызрак тора.
Хакларга кагылышлы тагын бер әйбер – спортчылар ил буенча торак бәяләре турында сораштырмаган, ләкин иң кыйммәт фатирларның Елаш дивары янында урнашуын белгәннәр. Анда торак бәясе 1 миллион доллардан башлана. Изге урын янында яшәве кыйммәт инде!
Иминлек аерым контрольдә

Үзенчәлекле булуы нәтиҗәсендә Израильдә еш кына хәрби конфликтлар туа – кечкенә территориядә төрле конфессия кешеләренең мәнфәгатьләре тупланган шул. Шуңа күрә халыкның иминлеген кайгыртуга күп көч салына.
Мәсәлән, илдә ир-егетләр дә, хатын-кызлар да хәрби бурычлылар, һәм хатын-кыз солдатларны халык җыелган урыннарда, туристик маршрутларда еш очратырга мөмкин. Алар шул ук вакытта туристлар белән тыныч кына һәм дусларча фотога төшә.
Ә менә чик контроле алай ук дустанә түгел – монда сорауларны илгә керүчеләргә дә, илдән чыгучыларга да бирәләр икән. Кергән чакларында спортчылар чик контролен җиңел генә үткән булса (күрәсең, документлары ныклап әзерләнгән булган), чыкканда аларга өч дәрәҗәле тикшерү үтәргә туры килгән. Шунлыктан бу этапта әйберләрне гади тикшерү алар өчен иң зарарсызы булган. Хәзер нефтекамалылар чик контролендә, бу илдә беркемгә дә кунакка кермәдем, җирле халык белән танышмадым, дуслашмадым, бары тик урамнарда гына йөрдем һәм истәлекле урыннар белән таныштым, дип әйтергә кирәклеген яхшы белә. Менә шулай, чит илдә нәрсәләр эшләвеңне ныклап тикшерәләр.
Ә гомумән алганда, Израиль туристлар өчен бик кызыклы, һәрхәлдә, аңа битараф калып булмый.
Читайте нас: