Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
16 декабрь 2019, 13:55

Тычкан бизгәге белән авыручылар саны арта

Геморрагик бизгәк белән бәйле эпидемиологик хәл республикада һәм безнең районда быел киеренке кала.

Сигез айда Русиядә тычкан бизгәге белән авыручыларның саны 2,5 тапкырга арткан, ә күрсәткечләр буенча Башкортстан Идел буе федераль округында алтынчы урынны алып тора.
- Бүген «тычкан бизгәгеннән» вакцина юк, шуңа күрә хәтта сирәк очраклар да кеше сәламәтлегенә зур зыян сала. Кисәтү чараларының берсе – вакытында һәм тоташ дератизация үткәрү. Мәсәлән, язын һәм көзен Краснокама районы территориясендә 280 га мәйдан эшкәртелде, - дип сөйләде Кулланучылар хокукларын һәм кеше иминлеген саклау тармагында күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең БР буенча идарәсе вәкилләре район хакимиятендә үткән утырышта.
Читайте нас: