Кама таңнары
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
17 декабрь 2019, 17:35

«Башкорт ихаталары»на 11млн сум бүленә

Республика Башлыгы дүшәмбе үткәргән киңәшмәдә «Башкорт ихаталары» программасының гамәлгә ашырылуы тикшерелде. Республика буенча эшләр 86%ка башкарылган

Башкортстан вице-премьеры Борис Беляев сүзләренә караганда, беренче елда программаның максатлы күрсәткечләренә ирешелмәсә дә, аны тормышка ашыру системасын эшли. Иң кискен сораулар арасында – муниципалитетларның әзер булмавы, срокларны өзү, подрядчылар тарафыннан контрактлар буенча йөкләмәләрне үтәмәү.
Республика киңәшмәсе беткәч, урында тикшерү дәвам итте. Район хакимияте башлыгы Рөстәм Мусин шулай ук канәгатьсезлек белдерде. Ул Яңа Нугайда программага кертелгән ихатаны күз уңында тотты. Анда 700 мең сумлап акча тотылган, тик бик аз эш башкарылган: урамнан кергән җиргә асфальт салганнар, ихата азагында контейнер мәйданчыгы корганнар да – бетте китте. Хәтта бордюр куярга уйламаганнар.
Алдагы елда бер зур ихатаны алып шунда барысын да тиешенчә эшләргә ниятлиләр.
Әйткәндәй, «Башкорт ихаталары» программасына 2020 елда районга 11 млн сум бүләләр. Әлегә программага район үзәгендәге берәр ихатаны кертергә телиләр, алдагы елда Куяндагы берәр ихата төзекләндереләчәк.
Читайте нас: