Кама таңнары
+4 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
җәмгыять
17 декабрь 2019, 12:58

Яңача чыгара башладылар

16 декабрь – тарихи көн: Николо-Берёзовкада чүпне контейнерлардан алдылар.

Дүшәмбе БР Башлыгы каршындагы оператив киңәшмә чүп проблемасын тикшерүдән башланды. «Чүп реформа»сы башланганга бер ел инде, әмма районнарның күбесендә ул һаман да аксый. Шул аксаучылар арасында безнең район да бар. Радий Хәбиров чүп җыю һәм чыгару мәсьәләсен федераль закон таләп иткәнчә оештырырга барысына да өч көн бирде. Һәм эш башланып китте.
16 декабрь – тарихи көн: Николо-Берёзовкада чүпне контейнерлардан алдылар.
- Чүпне көн дә чыгарачакбыз. Сәгать алтыда Дүртөйледән чыгабыз һәм сигезләрдә чүпне җыя башлыйбыз, - ди кырыенда «Мехуборка» логотипы булган машина водителе - «Дюртюлимелиоводстрой» төбәк операторы хәзер шушы зур федераль компаниягә карый.
Атнасына бер тапкыр төбәк операторы эре габаритлы чүпне җыя. Аны шулай ук контейнерлар мәйданчыгына өяргә кирәк.
Чүпне контейнерларга җыю системасына алдагы атнадан башка авыл биләмәләрендә дә күчәчәкләр. Шулай булуга карамастан, сораулар күп кала әле. Чәршәмбе районга «Дюртюлимелиоводстрой» җәмгыяте директоры Евгений Юдинцев килә, киңәшмәгә авыл биләмәләре башлыклары, предприятиеләр җитәкчеләре чакырыла.
Район хакимияте башлыгы үткәргән оператив киңәшмәдә берничә ел элек район бюджеты акчасына алынган өч чүп җыю машинасын нишләтергә икән дигән сорау күтәрелде. Хәзер алар кирәк түгел: «Дюртюлимелиоводстрой»ның үз машиналары бар һәм безнекеләрен сатып алырга җыенмый. Ә моңарчы чүп чыгару белән шөгыльләнгән һәм безнең машиналарны арендалаган Нефтекама эшкуары бу бизнестан китә.
Төбәк операторыннан тагын бер яхшы яңалык: ул урыннарда биш офис ача. Безгә якыннары - Яңавыл, Нефтекама, Агыдел шәһәрләрендә. Офислар МФЦ кебек эшләячәк, ягъни соравыгыз белән хәтта Агыйделгә бара алачаксыз. Шул офисларда чүпкә түләүне, пропискада булганнарның саны һәм башка сорауларны хәл итеп булачак. Түләүгә килгәндә бәя әлегә үзгәрми – бер кешедән 70 сум.
Читайте нас: