Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
җәмгыять
19 декабрь 2019, 22:45

"Башинформ" журналисты Владимир Путинга сорау бирде

"Башинформ" агентлыгы хәбәрчесе Азат Гыйззәтуллин Русия Президенты Владимир Путинга дәүләт башлыгының 15нче матбугат конференциясендә сорау бирде.

- Быел Башкортстанда эчкечелеккә каршы көрәш буенча эксперимент башланды. Соңгы кыңгырау көннәрендә, халык күңел ачуларында ул сатылмый. Ә хәзер Яңа елга өлешчә чикләделәр. Моннан тыш, легаль булмаган алкоголь белән сәүдә итүчеләргә каршы көрәш башланды. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров сөйләгәнчә, чаралар нәтиҗәсендә йөзгә якын кеше гомере саклап калынган. Әмма ил буенча үлем үсеше бара. Штрафларны катгыйландырырга тырыштылар инде. Сезнең фикерегезчә, федераль дәрәҗәдә нинди чаралар кирәк? Һәм, бәлки, тагын да нәтиҗәлерәк ысуллар бардыр, мәсәлән, кешеләргә эчкечелеккә алмашка нәрсәдер тәкъдим итәргә? - дип сорады Азат Гыйззәтуллин.
Владимир Путин сүзләренчә, суррогат алкоголь һәм эчкечелек белән көрәш алып барыла, бары тик күпләр аны сизми.
"Күптән түгел Сочида Германия бизнесы вәкилләре белән очрашу вакытында без Русиядә чиста спиртка күчереп исәпләгәндә Германиядәгегә караганда азрак алкоголь куллануларын ачыкладык. Һәм бу - алкогольгә каршы кампания нәтиҗәсе. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, гомер озынлыгын арттыру сәбәпләренең берсе - спиртлы эчемлекләр куллануны киметү. Бу өлкәдә сак эш итәргә, аңлату һәм зур булмаган градуслы продукциягә басым ясарга кирәк. Полиция ысулларын кулланмыйча эшләргә ", - дип җавап бирде Президент.
Чыганак: http://www.bashinform.ru/
Читайте нас: