Кама таңнары
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
19 декабрь 2019, 18:35

Русия Президенты матбугат конференциясе үткәрә

Бүген Президент Владимир Путин йомгаклау матбугат конференциясендә Русия һәм чит ил журналистларының сорауларына җавап бирә.

Владимир Путинның зур матбугат конференциясе берничә сәгать давәм итә һәм узып баручы елга нәтиҗә булып тора.
Президентка климаттагы үзгәрешләр турында беренче сорауны “Маяк” радиосы журналисты бирде. Һава аномалияләреннән Русия өчен нинди зыян булырга мөмкин?

— БМО мәгълүматлары буенча, атмосферага калдыклар чыгару буенча беренче урынны АКШ алып тора, аннары Кытай, Европа берлеге илләре бара, ә Русия дүртенче урында, — диде Владимир Путин. — Климатның үзгәрү сәбәпләрен берәү дә белми. Кешелек дөньясы климатка ничек йогынты ясавын исәпләп булмый, әмма берни дә эшләмичә ярамый. Русиядә температура үсеше темплары дөньядагы уртача күрсәткечләргә караганда ике ярым тапкырга югарырак. Ул илнең берничә киңлектә урнашкан булуына бәйле. Әгәр мәңгелек бозлык эри башласа, нәтиҗәләр бик җитди булачак.

Икенче сорауны биргән Камчатка журналистының соравы авиаташуларга кагылды, авиабилетларның кыйммәтлеге турында булды. Владимир Путин билгеләп үткәнчә, Камчатка - икътисади, социаль һәм хәрби күзлектән караганда, бик мөһим төбәк.

— “Аэрофлот” кысаларында әле резервлар бар. Камчаткага ташламалы билетлар программасын киңәйтәчәкбез, — дип вәгъдә итте Президент.

Журналист Президенттан Русиянең, янәсе, совет мирасы исәбенә яшәве белән бәйле тәнкыйтькә карата фикерен сорады.

Русия совет байлыкларыннан файдаланмый кала алмый, дип билгеләде Владимир Путин. Аның фикеренчә, Русия совет үткәне һәм аның казанышлары белән горурлана. Эшкәртү сәнәгатендә җитештерү куәтләренең 75 проценты 2000 елларда булдырылган. 3 яңа аэропорт, 12 яңа вокзал төзелгән. Федераль трассалар саны ике тапкыр арткан: 39 мең километрдан 80 меңгә кадәр.

Ачык мисал - авыл хуҗалыгы. СССР ашлык сатып алучы ил иде, ә хәзер Русия - дөнья базарына бодай сатучы. Сату буенча илебез АКШ һәм Канаданы узып китте. Экспорт күп тапкыр үсте, дип ассызыклады Президент.

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас: