Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
23 декабрь 2019, 11:40

Һөнәре белән ялгышмаган

Минем мәкаләм үзенең 42 еллык хезмәт стажын бер һөнәргә – шәфкать туташына багышлаган, шуларның 17 елында «Раздолье» психо-неврология интернатында эшләгән искиткеч кеше турында.

Гадәттә без, ак халатлы кешеләр дигән сүзләрне ишеткәндә, табибларны күз алдына китерәбез. Табиблардан тыш, бу киемне тагын меңләгән урта медицина персоналы да кия.
Елизавета Александровна Исинбаева Бөре районының Чишмә авылында туа. Туган авылында урта мәктәптә укый, аннары Бөре медицина училищесында шәфкать туташы һөнәрен үзләштерә. Медицинага беренче адымнарын Яңавыл шәһәренең терапия бүлекчәсендә пост шәфкать туташы булып эшләүдән башлый. Анда ул өч ел эшли. Акрынлап тәҗрибә туплый, кешеләр белән сөйләшергә өйрәнә, үз-үзенә ышаныч туа.
Ә кияүгә чыккач, яшь гаилә Нефтекамага күчеп килә. Елизавета Александровнага 1нче санлы поликлиниканың хиругия бүлекчәсеннән урын бирәләр. Кешеләргә игътибарлы, җаваплы, үз эшен яхшы белгән белгеч биредә 17 ел эшли. Ә 2002 елдан Елизавета Александровна «Раздолье» психо-неврология интернатында.
- Әлеге учреждениедә эшләгәндә мин безнең эшнең никадәр авыр һәм җаваплы икәнлегенә тагын бер тапкыр инандым. Биредә һөнәри белемнәр генә түгел, изгелек, шәфкатьлелек, кеше хәленә керә белү кебек сыйфатларга ия булу да кирәк, – ди үзенең эше турында Елизавета Александровна.
Ул кайда мәрхәмәтле булырга, кайда елмаеп кына куярга, ә кайда дәшми калырга кирәклеген яхшы белә.
- Елизавета Александровна бик кадерле хезмәткәр, үз эшенең остасы, тәҗрибәле белгеч һәм бик яхшы кеше, - дип сөйли аның турында өлкән шәфкать туташы Дилбәр Миниева.
Анфиса Харасова, мәдәни чаралар оештыручы.
Читайте нас: