Кама таңнары
+22 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
җәмгыять
24 декабрь 2019, 16:35

Бәхет төрле була

Шушы көннәрдә автобуста барырга туры килде. Минем алда мөлаем гына карчык утырып барды. Тукталышта чәшке тун кигән тагын бер апа керде. «Семёновна! Әйдә, утыр! Бик озак күрешмәдек түгелме соң инде», - дип тәтелди башлады әбекәй. Алар балалары, оныклары турында сөйләшеп китте.

«Яшьләргә авыр инде хәзер, онык күптән түгел өйләнгән иде, хәзер ипотека түли. Кредитка машина да алды­лар. Мин аларга юк-юкта бераз акча бирәм. Җәен бакчамда үстергәнне сатам, әле менә оекбашлар бәйләп җыйдым, базарда сатам», - дип тезеп китте минем алда утырып барган әбекәй.
«Ой, иркәлисең син алар­ны! Үзең турында уйларга кирәк! Яшьләр хәзер бик эшләп бармый, барысының да рәхәттә генә яшисе килә. Сиңа булышсыннар әнә, - дип өйрәтәсе итте чәшке тун кигәне. – Мин пенсиямнән саклык кенәгәсенә акча салып барам. Син кая барасың әле?»
«Кибеттә акция, бәйрәмгә бе­раз азык-төлек алып куям, ба­лыгы әйбәт диләр. Миңа бары­сы да киләчәк бит, сыйлаячак­мын. Пироглар пешерәчәкмен. Балаларым да, оныкларым да пирогларымны үлеп яра­та, - дип аңлатты әбекәй, - ә син кая китеп барасың?»
«Дәваханәдән кайтышым, шифаханәгә юллама со­рап йөрим. Бер атнадан соң тагын барам, үз дигәнемә ирешәчәкмен. Минем бит группам бар, алар бирергә тиеш! Үзең турында кай­гыртырга кирәк. Мин үткән елны да шифаханәдә ял иткән идем», - диде тегесе.
Карчыклар тынып калды. Ә мин бәхетнең төрле булуы турында уйланып утырдым. Кемнедер банктагы акчасы һәм юлламалар җылыта, кемдер балалары һәм оныкларына сөенеп яши. Берәүләр үзенә бар дөнья тиеш дип уйлый һәм бөтен нәрсәгә канәгатьсезлек белдерә. Ә икенчеләр башкалар­ны сөендерә, гадәти әйбердә дә матурлык күрә белә. Әбекәйләр Яңа елга төрле бүләк көтә. Берсенә шифаханәгә юллама кирәк, икенчесе туганнарының җыелуына сөенәчәк.
Мин бәхет турындагы мәсәлне искә төшердем. Бәхет чокыр­га төшеп киткән һәм узып баручылардан үзен тартып чыгаруларын сораган. Ике узып баручы аннан алмаш­ка нәрсә бирәчәге турында кызыксынганнар. Матур йорт, кыйммәтле машина алгач, Бәхет турында онытканнар һәм аны бәладә калдырган­нар. Бер генә кеше Бәхетне тартып чыгарган һәм юлын дәвам иткән, ә Бәхет аның артыннан киткән һәм аны беркайчан да ташлама­ган. Бәхетне күпләр эзли… Миңа калса, бәхет башка берәүне бәхетле итүдә ул.
Читайте нас: