Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
җәмгыять
24 декабрь 2019, 12:15

Фотосурәтләрдә – авыл тарихы

Иске Мошты авыл китапханәсендә авыл халкына багышланган «Фотосурәтләрдә бик күп биографияләр чагыла» дип аталган фотолар күргәзмәсе оештырылды.

Күргәзмәдә элекке «Марс» колхозында (1988-1989 елларда колхоз «Башкорт АССРының социалистик ярышында җиңүче» исеменә лаек булган, рәисе – Закирҗан Зарипов) эшләүчеләр, шулар арасында атказанган эшчеләр – терлекче Әнвәр Гаязетдинов, водитель Закирҗан Нурхакимов, механизатор Салават Салихҗановның фотосурәтләре бар. Үзгәртеп кору чорына кадәр «Марс» колхозында үсемлекчелек һәм терлекчелек буенча күрсәткечләр югары булган. Моның өчен авыл халкы күп көч салган. Ул еллардагы фотосурәтләрдән аларның нинди тырышлык һәм ныкышмалылык белән эшләгәннәре, куелган планнарын үтәгәннәре күренә.
Өлкән буын кешеләре шул фотоларны карап, тәэссоратлары белән уртаклашты, шул елларны сагынулары турында сөйләде.
Читайте нас: