Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
җәмгыять
25 декабрь 2019, 11:15

Эшкуарлык күнекмәләрен үстерәләр

Мәскәүдә “Минем беренче бизнесым” халыкара конкурсының онлайн-этабына йомгак ясалды. Конкурста Русиядән һәм башка илләрдән 700 меңнән артык кеше катнашты.

Башкортстан Республикасы теркәлү саны буенча топ-10 лидер-төбәкләр арасына кереп сигезенче урынны алды. Конкурста Башкортстаннан 14 852 укучы катнашты (барлык гаризаларның 2,11%ы).
“Минем беренче бизнесым” конкурсы 5-11 сыйныф укучылары арасында эшкуарлык күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән. Конкурста бизнес-идея белән дә, инде әзер проект белән дә катнашырга мөмкин. Онлайн-этап кысаларында һәр катнашучыга бер яки берничә юнәлешне сайларга, танылган блогерлардан биремнәрне үтәргә һәм үз идеяңне яки бизнес-проектны тәкъдим итәргә кирәк иде.
Онлайн-этап барышында 19 шәһәрдә конкурс штаблары ачылды, анда барлык катнашучылар өчен эшкуарлык һәм интеллектуаль уеннар үткәрелде, шулай ук конкурс экспертлары һәм остазлары – “Капитан” факультеты студентлары белән очрашулар оештырылды.
“Менә өченче ел инде без социаль эшмәкәрлектә тенденциянең артуын күрәбез. Яшьләр өчен үз проектларыннан табыш алу гына түгел, ә эшләре белән социаль файда китерү, әйләнә тирәне төзекләндерү дә мөһим”, - ди “Минем беренче бизнесым” конкурсы җитәкчесе Александр Демин.
Конкурста иң яхшы катнашучылар дүрт айлык START UP бизнес-курсын узу, вузларга керү өчен өстәмә баллар алу, үз проектларын тормышка ашыру өчен бәйге тәмамланганнан соң остазлар белән хезмәттәшлекне дәвам итү, конкурс партнерыннан грант оту, мәктәп укучылары өчен төбәкара бизнес-интенсивта катнашу, CapFest фестивалендә проектны тәкъдир итү мөмкинлекләре алачак.
Читайте нас: