Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
25 декабрь 2019, 14:05

Мәскәүлеләр Николо-Березовканың түбән өлешен нинди итеп күрә

Узган атнада уңайлы шәһәр мохитен оештыруга иң яхшы проектларның Бөтенрусия конкурсы кысаларында Николо-Берёзовка авылының түбән өлешен төзекләндерү һәм реконструкцияләүне проектлау белән шөгыльләнүче «Апрель» архитектур бюросы архитекторлары белән телекүпер оештырылды. Проект «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Телекүпердә катнашу өчен безнең яктан район хакимияте башлыгы Рөстәм Мусин җитәкчелегендә авыл активистлары һәм хакимият вәкилләре чакырылды.

Архитекторлар слайдлар рәвешендә 60 млн сумлык диярлек федераль грантка дәгъва итүче территорияне ничек күзаллауларын күрсәтте.
Презентация берничә өлештән торды. Бу тарихи белешмә дә (архитекторлар шуның белән эшләгән), ландшафт-визуаль анализ да һәм үзгәртүләр планы.
Алдан социологлар һәм архитекторлар белән очрашканда авыл кешеләре теләкләрен белдергәнчә, үзгәрешләр Николо-Берёзовканың яңа һәм иске өлешен тоташтыра. Яңа һәм иске өлеш белән элемтә хәзер Ленин урамы буенча, Никольск храмына кадәр «Зеликман күпере» аша гына түгел, ә Җиңү паркыннан, Елизавета коесыннан Берёзовка елгасы аша төзергә җыенган җәяүле күпердән да булачак. Шулай итеп, маршрут боҗрага алыначак.
Зур игътибарны архитекторлар хәрәкәт оештыруга бүлгән. Халык соравынча, Олы Сәүдәгәрләр (әле ул Ленин урамы) урамыннан храмга таба бер яклы автотранспорт хәрәкәте оештырылачак һәм өстенлек җәяүлеләргә биреләчәк. Шул ук вакытта машиналарның тизлеге тиешле билгеләр белән генә түгел, ә архитекторлар юл салырга киңәш иткән материал - эре ташлар белән дә чикләнеләчәк.
Юлның бер өлеше тарихи рәвештә булачак – 20 гасыр башындагыча брустчаткадан салыначак. Транспорт Кече Сәүдәгәрләр урамы (әлегә ул Чеверев урамы) аша чыгачак. Олы һәм Кече Сәүдәгәрләр урамнары тыкрыклар белән тоташтырылачак, шулай итеп урамнарның икесенә дә җиңел генә эләгеп булачак.
Әле чиркәү алдында иң матур урынны алып торган парковканы урам азагына күчререргә ниятлиләр.
Җәяүлеләр тротуарлары вак таштан салыначак. Архитекторлар бик аз гына өлешне сәвит заманындагы шикелле тактадан салырга тәкъдим итә. Бу хакта СССРны сагынучылар бик каты сораган иде.
Аерым велосипед юлы салыначак, аны урамның гомум күренешеннән аерылып тормаган материалдан салачаклар.
Архитекторлар Олы Сәүдәгәрләр урамының башын – авылның түбән тарихи өлешенә кергән җирен – җәяүлеләр өчен бераз күчерергә тәкъдим итә. «Анда чиркәү манарасына күренешне ачучы визуаль күчәр югалган», - дип исәпли алар. Автоюл урынында калачак.
Җәяүлеләр маршруты берничә булачак. Сукмаклар Березовка елгасы аша басмадан соң аерылып китәчәк: храмга, пляжга һәм Галановкадагы чиркәүгә таба елгага. «Ике елга ярыннан ике чиркәү бер-берсенә кара торачак – бу бик матур нокта һәм матур тарих», - ди мәскәүлеләр.
Читайте нас: