"Бу - минем өчен Яңа ел әкияте! Без бик бай мәдәни программа планлаштырдык, һәм мондый искиткеч бүләк безгә өстәмә көч, Санкт-Петербург буйлап озын-озак йөрүләр өчен илһам бирәчәк", - ди бәхетле пассажир.
Республика Хөкүмәте исеменнән 3,5 миллионлы пассажирны төбәкнең Транспорт һәм юл хуҗалыгы дәүләт комитеты рәисе урынбасары Азат Кәлимуллин котлады.
"Елны яңа рекордлар белән тәмамлау Уфа авиаузелы өчен традициягә әверелә", - дип билгеләп үтте аэропортның генеральный директоры Александр Андреев. Аның сүзләренә караганда, берничә ел рәттән предприятие тотрыклы үсеш темпларын күрсәтә, алар уртача тармак күрсәткечләреннән алда бара, бу исә - аэропорт эшчәнлегенең югары нәтиҗәлелеге билгесе. Шул ук вакытта пассажирлар агымы арту эчке һәм халыкара юнәлешләрдә дә күзәтелә.
"Россия" авиакомпаниясе 3,5 миллионлы пассажирга бүләк сыйфатында Уфа - Санкт-Петербург - Уфа маршруты буенча бушлай очу өчен сертификат бүләк итте. Шулай ук, Уфа аэропортыннан бүләк буларак, аңа истәлекле сувенирлар, бушлай парковка һәм бизнес-залда хезмәт күрсәтү өчен сертификатлар тапшырылды.