Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
27 декабрь 2019, 14:50

Һәрчак ярдәмгә ашыгалар

27 декабрьдә коткаручылар һөнәри бәйрәмнәрен билгели.

Бу көнне районда янгын сүндерү техникасы парады оештырылды. Ә болар янгын сүндерүнең заманча чаралары белән җиһазланган биш автомашина.
Автотехника паркы яңартыла. 83нче санлы янгын сүндерү часте быел бер машина алды. Янгын сүндерү техникасы парадына чакырылган Николо-Березовка мәктәбе укучылары нәкъ шул машина янында бөтерелде дә инде.
Кырый ишеге сандык кебек ачыла, ә машина стенасында – чүкечтән башлап янгын җиңсәсенә кадәр махсус җайланмалар.
Парадтан соң бәйрәм балалар сәнгать мәктәбенең актлар залында дәвам итте – анда эшләрендә башкалардан аерылган коткаручыларны котладылар.
Читайте нас: