Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
җәмгыять
30 декабрь 2019, 15:00

Түргә менсен бәхете белән Яңа ел!

Николо-Березовкада Яңа ел шәһәрчеген ачу тантанасы булды

Көн салкын булына карамастан, николо-березовкалылар Яңа ел җитүен бәйрәм итәргә үзәк чыршы тирәсендә җыелды. Быел Яңа ел шәһәрчеге башка еллардан аерыла. Төп чыршы район мәдәният үзәге каршыннан урын алды. Күпсанлы иллюминацияләр куелды, боз шәһәрчеген төрле утлар белән янып торган тимер каркаслы сыннар белән бизәделәр. Николо-березовкалыларга мондый бизәлеш бик ошады.
Бәйрәм Кыш Бабайлар парады белән башланып китте. Бәйрәм кунакларын үзенчәлекле котлар өчен, район коллективларының һәрберсе үзләренең Кыш Бабай белән Карсылуын әзерләгән. Кайбер коллективларда Кыш Бабай роленә хатын-кызларга керергә дә туры килгән хәтта – ир-ат хезмәттәшләренең дефицит булуы чагылгандыр, күрәсең. Әмма барлык Кыш Бабайлар да лаеклы чыгыш ясады. Биредә һәрберсе башкалардан аерылырга тырышты – аларга дәрт биреп торырга Убырлы Карчык та, Верка Сюрдечка да килгән иде. «Иң яхшы Кыш Бабай» конкурсында җиңүче алкышлар ярдәмендә билгеләнде. Жюрига бу эш бик җиңел бирелмәде, чөнки үзләренең Кыш Бабайлары өчен җан атарга һәр коллективның күпсанлы хезмәттәшләре килгән иде. Нәтиҗәдә тамашачылар сөюе Николо-Березовка мәктәбе коллективына эләкте.
Бәйрәмнең иң матур мизгеле олыларны да, балаларны да сокландырган фейерверк булды. Бәйрәмгә килүчеләр билгеләвенчә, мондый матур салют район үзәгендә күптән булмаган. Моннан тыш, бәйрәмдә чыршы уенчыклары эшләү буенча конкурста җиңүчеләрне бүләкләделәр, һәм, әлбәттә, чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар.
Читайте нас: