Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
31 декабрь 2019, 14:40

Якынлашып килүче яңа ел белән, дуслар!

Район гәзите белән та­гын бер ел үтеп китте. Без аның һәрбер көнен диярлек күзәтеп бардык, һәм анда булган яңалыкларны сезгә җиткереп бардык.

Дөрес, хәзер «урам» яңылыклары, гәзит яңалыкларыннан күпкә шәбрәк йөри. Тик урамныкы урамныкы инде ул, җәмәгать, урыс әйтмешли, «через одного» гына дөрес булырга мөмкин. Без исә уйлап, яңалыкны тикшереп, җиренә җиткереп халыкка та­ратырга тырышабыз, ә бу исә вакыт таләп итә. Тикшереп-тик­шереп тә әле, ялгышып куярга мөмкинсең. Ялгышны төзәтеп, кыекны үзгәртеп алга таба ат­лыйбыз.
Көн саен дигәннән, каян көн саен булсын инде, атнага бер чыккан гәзитегез, диярсез. Безнең бит хәзер сайт та бар, дүрт со­циаль челтәрдә үзебезнең төркемнәр дә «сәгать кебек» эшли. Яңалыкның яңасы һәм тизе шунда ул хәзер.
Ә гәзиттә без хәзер уйланды­рырлык, фәһемлерәк материал­лар язарга тиешбез. Аның функ­циясе күбрәк яңалык хәбәр итү түгел, ә аңлатуга кайтып кала. Шулай да гәзиткә һаман да ыша­ныч һәм ихтирам зур. Без моны һәрдаим тоябыз һәм моның өчен район халкына рәхмәтлебез. Әйе, зур тиражлар белән мактанып булмый хәзерге заманда, иң ту­гры, иң таләпчән укучыларыбыз гына калды безнең белән. Алдагы елга да район гәзитенә язылыр­сыз дип ышанабыз, дуслар!
Ә елга килгәндә, матур гына үтеп китте, шулай бит? Исән-сау йөрсәң, кайгы-хәсрәт күрмәсәң, дөньялар тыныч булса, шул әйбәт ел була инде ул. Җәе генә бераз аптыратты, аны бул­мады дисәң дә мөмкин. Хәер, табигатьнең сюрпризларына өйрәнеп барабыз бугай.
Аның урынына республикада бик күп үзгәрешләр булды, рай­онда шактый эшләр эшләнде. Яңа ел­лар белән сезне, хөрмәтле дуслар! Бергә булыйк!
Читайте нас: