Кама таңнары
+14 °С
Ясно
җәмгыять
4 Января 2020, 10:10

Йорт алдын үзенчәлекле бизәгәннәр

Яңа Янъегет авылында берәүләр Яңа елга ихаталарын кызыклы итеп бизәгән. Алар өй алдында үсеп утырган агачларга һәм коймага уенчыклар элеп җыйган.

Добавить в предпочтительные источники Google
Биредә Яңа ел бәйрәме һәрвакыттагыча күңелле һәм оешкан төстә үткән. Кыш Бабай белән Карсылу өй буйлап йөреп, пенсионерларны котлаган.
2 гыйнварда «Ак калфак» клубының беренче утырышы үткән. Баш китапханәче Хәмдия Әхмәтдинова үзенең укучыларын узган ел йомгаклары белән таныштырган һәм 2020 елга планнары белән уртаклашкан. Клуб әгъзалары, ә алар сигез кеше, Яңа ел тарихы, төрле илләрнең Яңа ел традицияләре һәм гореф-гадәтләре белән танышкан, викторинада катнашкан, Яңа ел җырларын башкарган.
Читайте нас