Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
10 гыйнвар 2020, 18:15

Тормыш үзәге барлыкка килде

Раздольелылар Җирле башлангычларга булышлык итү программасы ярдәмендә яңартылган медицина пунктлы булды. Хәзер ул авыл мәдәният йорты һәм китапханә белән бер түбә астында урнашкан.

Элек монда китапханә булган. Бер зур бүлмә. Бер ел элек авыл халкы Җирле башлангычларга булышлык итү программасына керергә, атап әйткәндә, фельдшер-акушерлык пунктын күчерергә карар иткән. Раздолье авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Назиф Фәтхиев ФАПның монда урнашуы хәзер авыл халкына уңайлы булачак дип ышана. Өстәвенә, яңартылган ФАПта уңайлыклар да тудырылган.
Урындагы хакимият, авыл халкы һәм төзүчеләр тарафыннан зур күләмле эшләр башкарылган. Эшләрнең подрядчысы – «Нефтекамский стройсервис» ябык акционерлар җәмгыте. Зур бүлмәне кабинетларга бүлгәннәр һәм бер дигән медицина учреждениесе барлыкка килгән. Хәзер анда 11 бүлмә бар. Кабул итү бүлмәсе, олылар, балалар өчен бүлмәләр, процедура ясау, карау бүлмәләре, хәтта җылы бәдрәф, салкын һәм җылы суы да бар. ФАПка килгән күнакларга иркен һәм якты бүләмләр бик ошады. Калган бүлмәләр инвентарьлар һәм дарулар саклау өчен тәгаенләнгән. ФАПның иске бинасында андый уңайлы шартлар турында хыялланасы гына иде. Фельдшер Данира Мөхәммәдуллина (ул биредә 1991 елдан бирле эшли) һәм акушерка Фәйрүзә Мингалиева да яңа шартларга бик шат. Киләчәктә алар кирәкле җиһазлар кайтарттырып, даруханә эшен оештырырга планлаштыра.
Авыл китапханәсенә дә урын табылган. Ул иркен, киң бүлмәдә урнашкан. Китапханәче Альвина Трапезникова китап киштәләрен, өстәлләрне бик уңайлы итеп урнаштырып җыйган. 13500 китапка да урын җиткән. Балалар почмагы аерым урын алып тора – ул матур итеп бизәлгән, анда балалар мебеле, уенчыклар бар. Кечкенә укучыларга да биредә тылсымлы китап дөньясына чумарга шартлар тудырылган.
Төп төзелеш эшләре белән беррәттән, туган якны өйрәнү почмагын да үзгәрткәннәр. Аны пыяла киртә белән аерып куйганнар – үтеп барышлый экспозицияләрне карарга да була, экспонатларга да тиюче юк.
Читайте нас: