Дөрес, хәзерге заманда арабызда, рәхмәтне кесәгә салып булмый, диючеләр дә очрап куя. Шулай да дөньяда бер рәхмәтнең мең бәладән коткара алырга сәләтле булуын онытырга һич ярамый... Бу көндә читтәге туганнарга, әти-әниләргә, башка якын кешеләргә кулдан эшләнгән открыткалар, чәчәкләр, төрле татлы ризыклар бирү гадәткә кергән. Әйдәгез без дә бер-беребезгә "җылы сүзләр" генә әйтик. Салкын кышкы көннәрдә бер-беребезнең җаннарыбызга җылы өләшик!