Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
җәмгыять
11 гыйнвар 2020, 23:30

Яхшы дуслар һәм күршеләргә бүләк

Иске Моштыда Рөстәм Насртдинов оныклары һәм күрше тирәдәге бала-чага өчен тау төзегән. Бу эшкә аны хатыны Гүзәл Габдулхаковна дәртләндергән, ярдәмчесе дә ул булган.

Бу хакта авыл китапханәсе мөдире Рәйсә Солтанова хәбәр итә. «Иске Мошты авылында Тынычлык урамында дүрт гаилә күрше генә түгел, ә чын дуслар да булып яши. Болар: Зөлфия Әгъләмова, Фәһия һәм Дәүис Әкрәмовлар, Тәүсия һәм Дамир Мортазиннар, Гүзәл һәм Рөстәм Насртдиновлар. Әйтергә кирәк, өлкән буын гына түгел, ә аларның балалары һәм хәтта оныклары үзара дус-татулар. Алар шатлыкта да, кайгыда да бергәләр, бөтен эшләрне дә бергәләп башкаралар. Ә инде Яңа елны урамда бизәлгән чыршы янында каршылау бу гаиләләрнең үзенчәлекле йоласы», - дип яза Р.Солтанова.
Хәзер таудан шуучы бала-чага тавышы бөтен урамга гына түгел, ә авылга яңгырап тора.
Читайте нас: