Журналистикага очраклы килдем. Педагогик вуздан (филология, тарих) соң бер-ике ел укытучы булып эшләдем, аннары район гәзитенә корректор булып урнашырга теләдем. Дөрес, корректор булып бер генә көн дә эшләмәдем – мөхәррир язарга кушты һәм шуннан башланды инде хәбәрче тормышым. Ирина Рәфисовна миндә ни рәвешле язучы күргәндер, әле дә аңлап бетерәлмим.
Гәзиттә эшләрмен дип уйлаганым да юк иде, чөнки мин оялчан идем, кешеләр белән беренче булып сүз башлау авыр булды миңа. Ә менә башкаларның сөйләвен тыңларга, кайда булса да берәр яңа нәрсә белергә һәрчак яраттым. Шушы сыйфатым хәбәрче булып китәргә ярдәм иткәндер дә инде.
Ә журналистиканы теләсә кайсы алга киткән җәмгыятьнең аерылгысыз өлеше дип саныйм. Чөнки хәбәрдарлык чаралары чынбарлыкны объектив яктырткан, кешеләрнең казанышларын күрсәткән, мәдәниятләрнең төрлелеге турында сөйләгән, толерантлыкны пропагандалаган, проблемаларны күтәреп чыккан һәм анализлаган, кимчелекләрне тәнкыйтьләгән җәмгыять кенә үсешә.