Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
җәмгыять
13 гыйнвар 2020, 17:25

Берсе генә җитмиме безгә

Бүген, 13 гыйнвар, искечә Яңа ел.

Берәүләр бу бәйрәмне көтеп ала, икенчеләр әлләни әһәмият бирми. Русиядә искечә Яңа ел каршылау гадәте революциядән соң формалаша. Сәбәбе - Юлиан календареннан Григорианныкына күчү.
Яңа календарь белән яши башлау, бәлки, ел башлану датасын үзгәрткән дә булыр иде, тик моңа рус проваслав чиркәү әһелләре каршы төшә.
Искечә Яңа елны бәйрәм итү елдан-ел популярлаша бара. Искечә Яңа ел чыршы белән бер елга хушлашу көне кебек. Календарьда кызыл төс белән күрсәтелмәсә дә, халык мәш килеп көтә бу көнне. Телевидение исә Яңа ел программаларын һәм традицион фильмнарны кабатлап күрсәтә. Күрми калучылар өчен менә дигән мөмкинлек.
Читайте нас: