Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
җәмгыять
13 гыйнвар 2020, 21:05

Монда рәхәтләнеп сүз белән “уйныйсың”

13 гыйнвар – Русия матбугаты көне. Фирая Салихҗанова, тәрҗемәче.

Сүз һәм язуга мәхәббәтне миндә Иске Мошты мәктәбендә укыган­да татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илгизә Әхтәмова тәрбияләде. Ул журнали­стика буенча түгәрәкләр алып барды, безне шун­да мәкалә, очерклар һәм хәтта шигырьләр язарга өйрәтте. Берничә язмам район гәзитендә дә басылып чыкты. БДУга филология факультетына укырга керергә баргач, имтиханнарда аларны мактадылар да әле.
Район гәзите редакциясенә очраклы гына килдем дияргә дә ярый. Авылда чи­раттагы отпускамда район гәзитендә баш мөхәррир Ирина Вәлиеваның мәкаләсен укыдым. Ул анда редакциягә журналист­лар, тәрҗемәчеләр, гомумән, сүз белән эшли белүчеләр кирәк, дип язган иде. Та­тар һәм рус телләрен яхшы белүче буларак, бәхетемне сынарга булдым. 15 ел эшләү дәверемдә төрле вазифаларны ышанып тапшырдылар, әмма тәрҗемәче эшен ныграк яратам. Монда рәхәтләнеп сүз белән “уйныйсың”, ике телнең дә бай һәм үзенчәлекле булуына кат-кат инанасың.
Читайте нас: