Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
җәмгыять
13 гыйнвар 2020, 22:05

Яраткан эшем белән шөгыльләнәм

13 гыйнвар – Русия матбугаты көне. Фәнзилә Хәбибҗанова, мөхәррир урынбасары.

Тәтешле районында урта мәктәпне тәмамлагач, мин укыту­чы булырга карар иттем һәм Бөре дәүләт педаго­гия институтына укырга кердем. Диплом алгач, башта балалар бакчасында эшләдем, аннары Краснокама районы үзәгендәге «Йолдыз­лык» балалар иҗат үзәгенә килдем. Берчак гәзит редакциясенә тәрҗемәче кирәклеген ишетеп калдым һәм баш мөхәрриргә мөрәҗәгать итеп карарга булдым. Ул чакта бу урында хәзер инде мәрхүмә Тәүзия Миронова эшли иде. Мине эшкә алдылар һәм шун­нан бирле, 12 елдан артык, "Кама таңнары"нда яраткан эшем белән шөгыльләнәм.
Читайте нас: