«Журналистика» сүзен балачактан ук ишетеп үстем. Ул вакытта аның нәрсә аңлатуын төшенми идем әле, әмма әтием Рамил Бәхтиевның ак кәгазьләргә озак-озак мәкаләләр язуын күрә идем. Мондый чакларда ул җитди һәм игътибарлы иде. Шуңа күрә журналистиканы бик «җитди» эш буларак кабул иттем. Шушы «җитди» эшкә әтием 30 елдан артык гомерен багышлады.
Минем тормышыма журналист эше очраклы гына килеп керде, ләкин бер кергәч йөрәгемнең иң тирән җирендә урын алды. Ни өчен яратам соң үзен? Иң элек фикерләреңне башкаларга җиткерү, иҗат итү мөмкинлеге булган өчен. Ә инде иҗат җимешеңне гәзит битендә күргәч, чын рәхәтлек кичерәсең. Үзем Нефтекамада тудым һәм шунда ук яшим.