Журналистиканы берничә сәбәп буенча сайладым. Беренчедән, гуманитар фәннәрне яраттым. Мәктәптә миңа әдәбият, рус һәм инглиз телләре дәресләре ошый иде. Иншалар язарга, уйланырга яраттым. Моннан тыш, кешеләрне, аларның хис-кичерешләрен күзәтү ошый миңа. Мәктәптә укытучым педагогик институтка керергә яисә журналист булырга киңәш итте.
Әмма мәктәптән соң мин зур юләрлек эшләдем – дус кызыма иптәшкә финанс техникумына кердем. Финанс тармагында озак еллар эшләсәм дә, финансчы һөнәре күңелемне яулый алмады. Бухгалтер яисә икътисадчы булу журналист булуга караганда табышлырактыр да инде ул, ләкин һөнәр сайлаганда нәрсәләргә сәләтле булуыңны күз уңында тотарга кирәк.
«Демократиянең чылбырдагы эте», «дүртенче хакимият» - журналистиканы ничек кенә атамыйлар, әмма бу һөнәр чынында нидән гыйбарәт соң? Минемчә, журналист эше бик җаваплы һәм үзенчәлекле. Миңа ул кызыклы кешеләр белән очраштырганы, көн саен ниндидер яңалык ачканы өчен ошый.
Безнең һөнәрдә рәхәтләнеп иҗат итәргә мөмкин, чөнки гәзит укучыга ошаячак текст язарга кирәк. Алай гына да түгел, ул журналистның нәрсә уйлаганын һәм нәрсә әйтергә теләгәнен дә тапшырырга тиеш.
Журналистика мине белгән һөнәрләрдән иң кызыклысыдыр, мөгаен. Ул һөнәр генә түгел, ә яшәү рәвеше. Һөнәрне үзебез сайлыйбызмы, әллә соң язмыш кирәкле карарга үзе этәрәме? Белмим. Әмма шундый һөнәр сайлаганыма үкенмим. Тумышым белән мин Свердловск өлкәсенең Түбән Тагил шәһәреннән. Инде озак еллар Нефтекамада яшим һәм районда эшлим, һәм миңа биредә нык ошый.