Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
13 гыйнвар 2020, 16:01

Журналистикага очраклы гына килдем

13 гыйнвар – Русия матбугаты көне. Баш мөхәррир урынбасары Фирүзә Нигъмәтуллина.

Мин тумышым белән Илеш районын­нан. Журналистикага очраклы гына килдем. Беренче балабыз тугач гаиләбез белән икенче шәһәргә күчендек. Де­крет ялыннан соң рус теле һәм әдәбияты укы­тучысына, кызганычка каршы, ә бәлкем инде бәхетемәдер дә, эш табылмады. Ахирәтем телевидениегә чакырды. Шуннан, 2001 елдан башлап, мәктәпкә тәки кире кайтмадым.
Район гәзите редакциясендә эшләвемә быел тугыз ел тула инде. Текстлар язам, ә документлар һәм от­четлар белән эшне баш мөхәррир белән бергә алып барабыз.
Читайте нас: