Кама таңнары
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
13 гыйнвар 2020, 15:56

Журналистиканы ихлас яраттым

13 гыйнвар – Русия матбугаты көне. Ирина Вәлиева, "Кама таңнары" гәзите мөхәррире.

Журналистикага әниемнең теләге буенча килдем дияргә дә була. Ул миндә үз вакытында бил­геле радиожурналист, Яңа Актанышбаш авылында туып үскән, әтиемнең сый­ныфташы икенче Рамил Бәхтиевны күрергә теләде. Аның хыялы чынга ашты: мин 90нчы еллар башында Рамил Гомәр улы белән шәһәр радиосында бергә эшләдем хәтта. Ә 2000нче елларда аның кызы Гөлназ безгә гәзиткә килде һәм үзен сәләтле хәбәрче итеп танытты. Менә шул була инде ул буыннар бәйләнеше.
Балачактагы хыялым булмаса да, жур­налистиканы ихлас яраттым, үземнең тәгаенләнешемне шунда таптым һәм тормышымны аннан башка күз алдына да китерәлмим хәзер. Миңа калса, ул иң кызыклы һөнәр, акчасыз булуы гына күңелне кыра. Әмма гел акча дип кенә дә яшәп булмый бит инде.
Журналистикада миңа фикерләремне башкаларга җиткерү, төрле кешеләр белән аралашу мөмкинлеге барлыгы ошый. Сүз белән идарә итү һәм бик күп мәгълүматтан хәбәрдар булу да күңелемә ята.
Ә менә соңгы арада журналистика­га карашның үзгәрүе генә эчне кыра. Күрәсең, бу “почмак саен» гәзит я блог ачып, үзләрен «бөек» журналистлардан санаучыларның артуы белән бәйледер. Ә бит яхшы журналист булыр өчен ел­лар кирәк. Хәтта озак вакыт гәзит яисә телевидениедә эшләгән һәркем тулы мәгънәсендә журналист булып китәлми, чөнки журналистика – яшәү рәвеше ул. Чын язучының күзендә очкын уйнап тора, шул очкын, дәрт, ижат ялкыны аны өч тиен акчага да риза булып, гәзит битендә басылып чыгачак берничә юл өчен “өчәр тәүлек йоклатмый, өчәр тәүлек ашатмый”. Андыйларның ара­бызда азаюы кызганыч. Ходайга шөкер, аз булса да, бар әле алар.
Читайте нас: