Кама таңнары
+15 °С
Облачно
җәмгыять
14 Января 2020, 14:15

Җанисәп кәгазен Интернетта тутырып булачак

Бөтенрусия халык исәбен алу быел иң әһәмиятле вакыйгаларның берсе булачак. Аңа әзерлек барышында Бөтенрусия халык исәбен алу кампаниясенең медиа-офисы өйрәтүче вебинарлар циклын башлады.

Шуларның берсендә мәгълүмат-аңлату эшенә җәлеп ителгән район хакимияте вәкилләре, урындагы учреждениеләр һәм матбагут басмалары хезмәткәрләре катнашты.
- Бөтенрусия халык исәбен алу-2020 яңа санлы форматта узачак. Моңарчы кешеләргә җанисәп алучыларның килүен көтергә кирәк булса, быел гражданнарга җанисәп сорауларына Госуслуги порталы аша җавап бирү мөмкинлеген бирәбез, - дип басым ясадылар вебинарда.
Онлайн-җанисәп халык исәбен алуның беренче этабы булачак. Ул октябрьнең беренче ун көнендә узачак.
Читайте нас