Кама таңнары
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
14 гыйнвар 2020, 18:30

Сабантуйларда «коры закон» саклана

Дүшәмбе оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Яңа ел бәйрәмнәрендә алкоголь сатуны вакытлы тыю нәтиҗәләрен уңай бәяләде һәм мондый практика дәвам итәчәген белдерде.

Исегезгә төшерәбез, кибетләрдә алкоголь сатуны тыю, сыраны да кертеп, төбәктә 3 гыйнварда гамәлгә керде. Моннан тыш, алкоголь сату 4, 5 һәм 6 гыйнварда чикләнгән иде.

“Без быел беренче тапкыр алкоголь сатуны чикләүне керттек. Тик бернәрсә дә эшләмәгән кеше генә ялгышмый. Минемчә, безгә алкоголь сатуны чикләүне эшләргә кирәк иде, - диде Радий Хәбиров. - Алда безне яз һәм җәй көтә. Җәен без сабантуйларда алкоголь сатуны катгый тыябыз, закон бар. Минемчә, бу карар халык тарафыннан яхшы гына кабул ителде”.

Төбәк Башлыгы ассызыклаганча, Яңа ел каникуллары көннәрендә “кешеләрне табыннан читләштерүгә” юнәлтелгән бик күп төрле чаралар уздырылды. “Без нәкъ шулай теләдек һәм бу килеп чыкты. Үзем мондый чараларда катнаштым”, - дип өстәде ул.

Быел гаилә уеннарында 20 мең кеше катнашкан. Радий Хәбиров фикеренчә, Яңа ел уеннарын үткәрү - дөрес карар. Шуңа күрә аларны киләчәктә дә оештыру планлаштырыла.

Чыганак: http://www.bashinform.ru/
Читайте нас: