Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
14 гыйнвар 2020, 13:39

Яңа күргәзмә ачылды

Районның тарих һәм туган якны өйрәнү музеенда «Бөек Ватан сугышы» дип аталган күргәзмә астында рәссам-баталистларның эшләренең күчермәләре тәкъдим ителгән.

Сугыш тудырган образлар, хәлиткеч алышлар, солдатларның батырлыклары, Бөек Җиңүнең нинди бәя белән яуланылуы – болар барысы да рәссамнарның эшләрендә чагылыш тапкан.
Аларның күбесе кулларына корал тотып Ватанны саклаган. Алар барысы да искиткеч рәссам-баталист М.Б.Греков исемендәге сәнгать студиясе әгъзалары булган. Күргәзмәдә М.Самсонов, Е.Кузнецов, П.Кривоногов, К.Юон, И.Евстигнеев, Ю.Непринцев һәм башка рәссамнәрнең эшләренең күчермәләре тәкъдим ителгән.
Читайте нас: