Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
14 гыйнвар 2020, 13:15

Зур бәхетләр эшкә бирелгәнлектән килә

Яңа Актанышбаш авылында яшәүче Рәшит Нуршаев гомерендә алтынчы тапкыр “үз елын” - Күсе елын каршы­лады. Әмма ул йолдызнамәләргә ышан­мый. «Соңгы елларда ул мәсьәләдә арттырып җибәрә башладык шикелле. Ходай тәгалә “тырышканга бирермен”, дигән бит. Һәртөрле ырымнарга ышанып, кемдер китереп биргәнне көтеп утырырга түгел, ә үзең тырышырга кирәк», - дип исәпли Рәшит Шөгаепович.

- Мин тугач, әти-әнием Татарстанга күченәләр. Шуңа балалык һәм үсмер елларым анда үтте, - дип искә ала ул вакыт­ларны Рәшит Нуршаев. - 17 яшем тулгач, ка­бат туган ягыма - Крас­нокамага кайттым. Нефтьчеләргә электр монтеры ярдәмчесе бу­лып урнаштым.
Тик хәрби хезмәттән соң ул тагын ата-анасы янына Татарстанга китә. Леспромхозда трактор­чы булып эшли башлый. Җыр-моңга, үзешчән сәнгатькә гашыйк егет­не клуб мөдире итеп билгелиләр. Бер елдан соң үзе кебек үк сәхнә сөюче Гүзәлия белән гаилә корып җибәрәләр.
- Тормыш дулкын­нары безне дулкын өстендәге йомыч­кадай уңга-сулга бәргәләде. Хәтта комбайн штурва­лы артына утырып, Әстерхан өлкәсендә дөге урып-җыюда да катнашыр­га туры килде, - дип елмая әңгәмәдәшем.
Шулай да, Рәшит Шөгаеп улы бәхетен ата-бабасының туган туф­рагында таба. 1972 елда Нуршаевлар гаиләсе Не­фтекама шәһәренә кай­тып төпләнә. 1993 елда Яңа Актаныш­баш авылында йорт сала башлыйлар. Иркен итеп, кирпечтән һәм... 2005 елда өй туе үткәрәләр.
Пенсиягә чыккач, Рәшит Шөгаеп улы җиң сызганып җәмәгать эшләренә чума. Авылның мәдәният йор­тында бер генә концерт, бер генә спектакль дә аның катнашлыгыннан башка үтми. “Нәүруз” ветераннар хорының да иң актив әгъзаларының берсе ул.
Берничә ел дәвамында Рәшит Нуршаев Яңа Ак­танышбаш авылында староста вазыйфасын зур җаваплылык белән башкарды. 2018 елда Рәшит Нурша­евны тагын да җаваплырак вазыйфага – Шушнур авыл биләмәсенең башлангыч ветераннар оешмасы рәисе итеп сайладылар. Биләмәгә керүче авыллар­да 400гә якын пенсионер яши. Аларның күпчелеге бәхетле картлык кичерә. Кыз һәм улларына оны­кларын тәрбияләүдә ярдәмләшәләр. Үзешчән сәнгатьтә катнашалар, физкультура, спорт белән шөгыльләнәләр. Шуңа районда өлкән яшьтәгеләр арасында үткәрелә торган төрле спорт ярышларын­да Шушнур авыл биләмәсе командасы күп вакыт яхшы күрсәткечләргә ирешә.
Атнага бер тапкыр ул мәктәпнең спорт залын­да сәламәтлек төркеме белән күнегүләр үткәрә. Анда 15-20ләп кеше да­ими шөгыльләнә.
Кызганычка кар­шы, өлкән яшьтәгеләр арасында ялгыз көн итүчеләр, төрле авыру­лардан җәфаланучылар да бар. Алар ветеран­нар оешмасы советы әгъзаларының даими игътибар үзәгендә. Җиңү көнендә аларның һәркайсының йортына барып, бүләкләр тап­шыру, яшәү шартлары белән танышу оешты­рылды. Мохтаҗларга ярдәм күрсәтелде. 8 Март бәйрәмендә исә ялгыз яшәүче әбиләргә бәйрәм күчтәнәче тарату оештырылды.
Мондый хәйрия акцияләрендә теләп кат­нашканнары өчен Рәшит Шөгаеп улы эшкуарлар Әлфит Разетдиновка һәм Марианна Левинага бик рәхмәтле. Тагын да ул өлкәннәр белән төрле чаралар үткәрүдәге ярдәмнәре өчен мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәт белдерә.
Читайте нас: