Башкортстанның бөтен территориясендә көчле буран. Циклон бүген иртәнге биштә республиканың төньяк-көнбатышыннан килде һәм кар рәвешендәге интенсив явым-төшемнәр алып керде, аерым районнарда бозлы яңгыр көтелә.
Юлларда урыны белән бозлавык, кар өемнәре барлыкка киләчәк. Шушындый һава торышы республиканың бөтен территориясендә көтелә.
Юлларда 1013 берәмлек техника эшли.
Һава шартлары начар булу сәбәпле, машина йөртүчеләргә һичьюгы төн уртасына кадәр юлга чыкмаска киңәш ителә.
Фото: социаль челтәрләрдән.