Кама таңнары
+14 °С
Облачно
җәмгыять
16 Января 2020, 11:48

Махсус олимпиадада җиңделәр

10-11 гыйнварда «Раздолье» психо-не­врология интернатының кызлар команда­сы чаңгы ярышлары һәм кар чаналарында йөгерү буенча сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен Махсус олимпиаданың республика спартакиадасында катнашты.

Добавить в предпочтительные источники Google
Беренче булып кар чаналарында йөгерү булды. Ярыш йомгаклары буенча 200 метрга йөгерү буенча кызлар арасында безнең командадан Его­рова Евгения – 1 дивизионда икенче, Киселева Алеся - 2 дивизионда беренче, Хафизова Гөлнара 2 дивизионда дүртенче урынны алды.
100 метрга кар чаңгысында йөгерүдә Шарова Марина 2 дивизионда өчен урынга иреште.
Спартакиаданың икенче көнендә безнең кызлар 500 метрга һәм 4х500 эстафетасында чаңгыда узышты. Нәтиҗәдә безнең Егорова Ев­гения 1 дивизионда беренче урынга ия булды. Ха­физова Гөлнара - 1 дивизионда икенче, Киселева Алеся - 1 дивизионда өченче, Шарова Марина 2 дивизионда дүртенче урын алды.
Хатын-кызлар арасында чаңгы эстафетасында безнең команда лаеклы беренче урынны яулады. Ике көн дәвам иткән Спартакиада нәтиҗәләре буенча команда икенче урынга чыкты.
Спартакиада йомгаклары буенча Егорова Ев­гения, Хафизова Гөлнара һәм Киселева Алеся Төмән өлкәсендә үтәчәк чаңгы ярышларында катнашу өчен җыелма республика командасы составына керделәр.
Читайте нас