Кама таңнары
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
16 гыйнвар 2020, 16:06

Табибларның күчмә бригадалары эше дәвам ителә

Яңа елда Башкортстанда табибларның күчмә бригадаларының шәһәрләр һәм районнар буйлап эше дәвам ителә.

Республика Саулык саклау министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүмате буенча, оештыру-методик һәм консультация ярдәме күрсәтү өчен бригадаларда нейрохирург, акушер-гинеколог, уролог, колопроктолог, гинеколог-репродуктолог, гастроэнтеролог, пульмонолог, оториноларинголог, шулай уҡ өлкәндәр һәм балалар кардиологы, невролог, эндокринолог, офтальмолог эшли.
Бүгенгә 2020 елда бригадаларның түбәндәге эш графигы расланган:
— 13-17 гыйнварда Октябрьскийның 1нче шәһәр дәваханәсендә;
— 19-25 гыйнварда Сибай шәһәрендә;
— 27-31 гыйнварда Салават шәһәрендә;
— 3-7 февральдә Стәрлетамакның 1нче клиник дәваханәсендә;
— 10-14 февральдә Нефтекама шәһәрендә;
— 17 -21 февральдә Агыйдел шәһәрендә;
— 23-29 февральдә Туймазы районында;
— 1-7 мартта Учалы районында;
— 9-13 мартта Яңавыл районында;
— 16-20 мартта Дәүләкән районында;
— 23-27 мартта Благовещен районында.
Чыганак: http://www.bashinform.ru
Читайте нас: